Тормыш — үзе хәрәкәт (Камил ДӘҮЛӘТШИН белән  әңгәмә)

 

— Камил абый, 32 ел әдәбият укыткан, социализм, үзгәртеп кору, ниһаять, хәзерге «капитализмга күчеш» чорларын күргән кеше буларак, әйтегез әле, әдәбият сезнең өчен нәрсә ул?

— Белүебезчә, әдәбият теориясендә матур әдәбият — тормыш чынбарлыгын образлар аша җанландыру, дип билгеләнде. Хәзер бу билгеләмәгә «тормыш турында образлы фәлсәфә» дигән аңлатма да өстәлә. Яшәеш хакында уйланган, дөньяны аңлап-белергә теләгән кеше әдәбият белән кызыксынмый булдыра алмый. Әдәбият — тәрбияче дә, матурлыкны, тормышны аңларга ярдәм итүче катлаулы фән дә.

Социалистик реализм чорында әсәрләрне тормышка мөнәсәбәт күзлегеннән бәяләделәр. Хәзер исә соцреализм вәкилләрен, хәтта галимнәрне дә совет әдәбиятына багышланган хезмәтләре өчен тәнкыйтьләү модага керде. Бу урында искәрмә ясарга кирәк: ул чор язучылар ихлас инанып иҗат иткәннәр. Аларның ялгышуларын «изге хата» дип карарга кирәктер. Коммунистик идеалларны яклауларын гына акларга тырышмыйм, ул чор әсәрләренең кимчелеге — фәлсәфи тирәнлек җитешмәүдер. Соцреализм әсәрләре билгеле бер идеалларга иллюстрация характерында иҗат ителгәннәр. Тормышны фәлсәфи анализлаудан бигрәк, шул чор идеяләрен сәнгать чарасы ярдәмендә яклау буларак кабул ителә алар.

Бүгенге әдәби хәрәкәткә килсәк, яңа сыйфатларның урын алуын ачык күрәбез. Мәсәлән, Нәбирә Гыйматдинова, Галимҗан Гыйльман һәм үзебезнең якташыбыз Марат Кәбировның чәчмә әсәрләре иҗат ителү принциплары, тормышны чагылдыру үзенчәлекләре ягыннан соцреализм әсәрләреннән фәлсәфи тирәнлекләре белән аерылып торалар. Мисалга, Г.Гыйльман, М.Кәбировның иҗат методларын төгәл генә билгеләү дә кыен, чөнки «Албастылар» яки «Сары йортлар сере» —- тормышны гәүдәләндерү принциплары белән синкретик рухтагы әсәрләр. Аларда реаль чынбарлык еш кына мифологик катлам белән тыгыз үрелеп китә, һәм әсәрләрнең сюжеты да катлам-катлам. Бу әсәрләр, тормышны кабат җанландырудан бигрәк, мавыктыргыч сюжетка, тормыш турындагы фәлсәфәгә нигезләнә. Вакыйгалылык хәтта икенче планда кала сыман. Язучының төп максаты, сүрәтләү предметы — кеше җаны, аның чиксез рухый дөньясы. Югарыда күрсәтелгән әсәрләрдә дә кешенең яшәү мәгънәсенә бәйле рәвештә өметсезлек мотивлары, экзистенциализм алымнары импрессионизм сыйфатлары белән тыгыз үрелеп килә, әлегә кадәр гел кире бәя генә алган натурализм да реальлекне тирәнәйтә кебек.

Монда хәзерге фәндә кабул ителгәнчә, өлгергән реализм, кырыс реализм, мифик реализм, милли реализм дигән төшенчәләр белән генә эш итү нәтиҗә бирмәскә дә мөмкин. Чөнки, әйтеп үтелгәнчә, әсәрләр иҗат методы ягыннан синкретик характерда. Ягъни, билгеле булуынча, заманыбыздагы сәяси-фәлсәфи-эстетик карашлар үзгәрүгә бәйле рәвештә, татар әдәби хәрәкәтендә модернизм алымнарына иркенрәк мөрәҗәгать ителә. Язучылар бүгенге катлаулы, үзгәрүчән, хәрәкәтчән тормышны яңадан-яңа алымнар аша чагылдырырга омтылалар. Үзәккә кеше жанын гәүдәләндерү мәсьәләсе куела. Ә ул, иҗат кешесе өчен иң катлаулысы булганга, сүрәтләүнең төрле мөмкинлекләренә игътибар ителә. Бу исә XX гасырның 20нче елларындагы әдәби хәрәкәткә охшаш сыйфатлар. Ул еллар модернизмы, соцреализм тернәкләнгәч, кире кагылды.

Ләкин модернизм — чир түгел, бәлки, иҗтимагый тормыш кануннары әдәбиятка ясаган йогынты, яңаны эзләү нәтиҗәсендә барлыкка килгән юнәлеш. Ә менә бүгенге шигърияттә сүрәтләү принциплары прозадагы кебек калку, кискен үзгәрешләр кичерми сыман. Мәсәлән, Башкортстан җирлегендәге татар шигъриятендә хис-тойгы, кичереш шигърияте өстенлек итә. Дөрес, Рим Идиятуллин, Салават Рәхмәтулла, Фәрит Габдрәхим, Марат Кәбиров, Марис Нәзиров, Мөнир Вафин һ.б. сәләтле шагыйрьләребез иҗатында гражданлык мотивлары да шактый калку. Ләкин шулай да алар — традицион поэтика вәкилләре.

Хатын-кыз шагыйрәләребезнең, аерым алганда, Халисә Мөдәррисова, Лилия Сәгыйдуллина, Дилә Булгакова, Фәндидә Харрасоваларның иҗаты соңгы елларда бирәк тә көр аваз салды. Мәсәлән, Л.Сәгыйдуллинаның шигърияте фикердән тернәкләнә. Гадәттә, мондый шигъриятне без фәлсәфи дип атарга күнеккәнбез. Ләкин ул фикер нигезендә гаять тирәндә яшерелгән хис-тойгы ялкыны ята. Бу фикерне башка шагыйрәләргә карата да әйтеп булыр иде. Шулай да, мисал өчен, X.Мөдәррисова иҗатында аерым хис-тойгы, кичереш мизгелен сүрәтләү өстенлек итә. Гүзәл затларыбыз иҗатының безне сокландыргыч сыйфаты да — хатын-кыз рухый дөньясының гаҗәеп байлыгын, тирәнлеген күрсәтүдә.

Куанычка каршы, Башкортстан җирлегендәге татар шигъриятендә фәлсәфи образлылыкның үсә-тирәнәя баруын сиземләргә мөмкин.

— 2002нче елда сезнең «Туган як шигърияте» дигән китабыгыз дөнья күрде. Аның язылу сәбәпләре нидә?

— Биредә күренекле шагыйрьләребезнең иҗат үзенчәлекләрен, бигрәк тә, шигъриятнең җанын тәшкил иткән поэтик образлылык мәсьәләсен күзаллау омтылышы ясалды. Төп максатым — Башкортстан җирлегендә безнең белән аралашып яшәгән шагыйрьләрнең иҗатын укучыга җиткерү, иҗадый уңышларны барлау. Чөнки бу шагыйрьләрнең иҗатын татар әдәбияты белгечләре, «башкорт әдәбияты» дип, игътибардан читтәрәк калдыралар, ә башкорт галимнәре татар әдәбиятына нисбәтлиләр. Минем карашымча, бу шигърият дөньяны сүрәтле күрү, матурлыкны аңлау үзенчәлекләре белән татар әдәбияты традицияләренә барып тоташа. Ләкин шул ук вакытта туган як, туган Башкортстан җирлеге аның образлы табигатенә көчле йогынты ясый.

— Бүгенге әдәбиятның уңай герое кем? Гомумән, бармы ул?

— Урта гасырларда үрнәк герой — барлык начар сыйфатлардан да азат «камил инсан», чын ир-егет. Хәзерге әдәбиятта үрнәк геройдан бигрәк, гыйбрәтле герой үзәккә чыга, әсәрләрдә кире сыйфатларны тәнкыйтьләү аша уңай идеал урнаштырыла. (Әмиран Еники, Тәлгать Галиуллин иҗатын искә төшерик). Уңай герой проблемасы һәр тарихый чорда яшәү мәгънәсен һәм бәхетне аңлау үзенчәлегенә барып тоташа. Белүебезчә, мәңгелек хакыйкатьләр бик аз. Тормыш — үзе хәрәкәт… Урта гасыр әдәбиятында кешенең яшәү мәгънәсе — үзеннән соң изге ат, яхшы исем калдыру дип саналган, революция заманында ул иҗтимагый үзгәрешләрдә актив катнашу аша күзалланган. Социалистик җәмгыять чорында исә кешенең бәхетле яки бәхетсез булуы фидакарь хезмәткә бәйләп аңлатылган. Кыскасы, һәр заманның бу мәсьәләгә үз карашы.

Ничек кенә булмасын, кеше кыйммәте мәсьәләсе нәфис әдәбиятның көн үзәгендә торырга тиеш, минемчә. «Кеше юк — проблема юк», «Кеше — кешегә дошман» кебек карашлар өстенлек алган җәмгыятьнең киләчәге бар микән? Кеше бит дөньяга бәхетле булу өчен туа…

Бүгенге әдәбиятта кешене илһамландырып, алга әйдәүче «урра» геройлар, могҗизалы язмышлы шәхесләр аз күренә, әлбәттә. Моның сәбәбе дә аңлашыла. Иҗтимагый тормышта сәяси-фәлсәфи һәм эстетик карашлар кискен (һәм көтелмәгәнчә) үзгәргәндә иҗат ияләре дә — башка кешеләр кебек — өмет йолдызларын, күнегелгән иманнарын югалттылар, яисә «идеаллар» тоныкланды. Ләкин шикләнмичә әйтә алам, мең еллык иҗат тәҗрибәсе булган, шиңмәс поэтик хәзинә туплаган әдәбият үсүдән туктамаячак.

Әлегә исә, хәл җыю, яңа чынбарлыкны акыл һәм хис аша үткәреп анализлау чоры. Яңа алымнар, иҗат принциплары үзләштерү чоры. Күп кенә язучыларның тарихый темага мөрәҗәгать итүләренең бер сәбәбе (чөнки башка җитди сәяси, милли сәбәпләр дә бар) — бүгенге тормыштагы үзгәрешләрне күңелләренә сеңдереп бетерә алмаудадыр. Тик ышанам, халык та, язучылар да идеал һәм өметтән башка яши алмый. Димәк, яңа яшәү омтылышларына бәйле «уңай герой»лар да иҗат ителәчәк, һәм укучыны әйдәүче язмышлар әдәбиятыбызга киләчәк.

Бу — әдәби хәрәкәткә хас канун. Һәр чор Тукайны тудырмаса да, шундый даһиларга йөкләтелгән эпохаль бурычны бүгенге буын язучыларыбыз, һич югында, күмәкләп хәл итәчәкләр. Халкыбыз исә бүген дә талантларга ярлы түгел. Кыскасы, татар әдәбиятының бүгенгесе ышанычлы кулларда, киләчәге тагы да өметлерәк.

Шигъриятебездәге Илдар, Шәүкәтләр, Равил-Ренатлар, Гаташ-Мөдәррисләр, Рөстәм-Маратлар һәм хатын-кыз шагыйрәләребез лирик геройлары һич тә йөз кызартырлык түгел. Шагыйрьләребезнең поэтик табышларына, югалту-эзләнүләренә Кол Гали һәм Колшәрифләребез, Такташ һәм Туфаннарыбыз рухы рәнҗемидер дип ышанасы килә…

«Тулпар», №4, 2004.

Поделиться
  •  
  •  
  •  
  •  
  •  
  •