Рим ИДИЯТУЛЛИН. «Бу гомерем төгәл бер көн кебек»

Рим Зиннәтулла улы Идиятуллин 1940нчы елның 25нче февралендә Башкортстанның Чакмагыш районы Яңа Мортаза авылында туа. Әтисе Зиннәтулла Еникиев сугышка кадәр Кушнаренко районының Тартыш, Талбазы авыллары мәктәпләрендә укытучы була. 1941нче елда фронтка китеп, сугышның беренче елында ук хәбәрсез югала. Дүрт бала белән тол калган әнисе Җәмилә ханым колхозда көн-төн эшләп сабыйларны аякка бастырырга тырыша. Төпчек малай Рим, күрше Илек авылына җәяү йөреп, җидееллык мәктәпне тәмамлаганнан соң, Уфага килеп, 15нче татар урта мәктәбенә (Г. Ибраһимов, Х.Туфан, Ш. Бабичлар укыган элекке “Галия” мәдрәсәсе) укырга керә.

Аны тәмамлагач, заводта дүрт ел слесарь булып эшли, аннары Башкорт дәүләт университетының татар һәм рус теле бүлегенә имтиханнар тапшыра. Өч курсны тәмамлагач, “Кызыл таң” гәзите редакциясенә кече әдәби хезмәткәр булып эшкә урнаша. 1987-1992нче елларда “Һәнәк” журналы белән хезмәттәшлек итә. Хаклы елга кадәр “Кызыл таң”да эшли, бүлек мөдире, баш мөхәррир урынбасары вазыйфаларын башкара.

Мәктәп елларында ук беренче өйрәнчек шигырьләрен яза, заводта эшләгән чорларда “Кызыл таң” гәзите редакциясе каршындагы әдәби түгәрәккә йөреп, иҗади чыныгу ала. Бүген ул – дүрт шигъри җыентык авторы, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Һ. Такташ исемендәге, Чакмагыш районының Г. Рамазанов, В. Исхаков исемендәге әдәби премияләре лауреаты. 2015нче елда Башкортстан татарларының милли-мәдәни мохтарияте башлангычы белән үткәрелгән “Балкыш” әдәби конкурсында шигърият буенча төп бүләккә лаек булды.

БУ ГОМЕРЕМ ТӨГӘЛ БЕР КӨН КЕБЕК

 – Шигърият – сүз гармониясе, фикер камиллеге, зиһен үткерлеге, җан хөрлеге… Ул – күпкырлы асыл бриллиант кебек. Мин, чәчмә әсәрләр белән мәшгуль булып, шигърияттән ерак торсам да, затлы шигърияткә гашыйк кешемен. Һәм шагыйрьләргә гайре бер табигый затка карагандай караучымын. Һәм Сезгә бирелгән сорауларымны да, ниндидер зур гомумиләштерүләргә дәгъва итмәгән гади бер укучыныкы кебек кабул итсәгезче. Әйтегезче, шигъриятнең сере нәрсәдә? Аның тылсымын акыл белән аңлау мөмкинме? Шигърияттә остазыгыз, идеалыгыз кем?

– Сез шигъриятнең асылын бик төгәл билгеләдегез. Мин бер генә нәрсә өстәр идем, шигырь – җан ярасы да һәм җан дәвасы да. Икесе дә бер үк савытта. Тик менә “шигъриятнең сере нәрсәдә?” дигән сорауга, ассагыз да, киссәгез дә, “белмим” дип кенә җавап бирә алам. Хәер, Пушкиннарны, Тукай-Туфаннарны уятып сорасагыз да, алар да телләрен тешләр иде, валлаһи. Әгәр шигырьнең серен-тылсымын акыл белән аңлау мөмкин була калса, антик дөньядагы иҗатчылар, яңа дәвердәге шагыйрьләр, ничәмә-ничә гасырларны кичеп, бүгенге көндә дә безнең белән бергә яшәрләр идеме? Юк! Үз чорында укылыр иде дә яңа буыннар өчен онытылыр иде. Карагыз, шул ук Пушкин-Тукайлар шигърияте күпчелектә бүгенге көнгә искиткеч аваздаш яңгырыйлар ич, әйтерсең лә алар безнең замандашларыбыз һәм безне борчуларга салган хәл-вакыйгаларга үз карашын шигъри сүз белән белдерә диярсең. Димәк, шигырь безгә буйсынмаган җан-күңел белән генә кабул ителә торган серле йомгак, күрәсең. Дини китапларда “иң тәүдә сүз булган…” дип юкка гына әйтелмәгәндер. Сүз куәте, сүз кодрәтенең илаһи көчкә ия икәнлегенә чынлап торып ышанырга кала безгә. “Үлеләрне тере иткән дә сүз, Тереләрне үле иткән дә сүз”, – бу борын заманнардан ук килгән тәгъбир. Коръән китабы әнә шуның иң якты, иң ачык мисалы. Ул – бөекләрдән дә бөек шигырь белән язылган үлемсез әсәр. Гәрчә, “Шүгәрау” сүрәсендә: “Мәгәр иман китереп Коръән белән гамәл кылган кешеләр ялганчы шагыйрьләргә вә кәферләргә һәм шайтаннарга иярмәсләр…” һәм “Йәсин” сүрәсендә: “Без Мөхәммәд галәйһиссәламгә шигырь өйрәтмәдек һәм аңа шагыйрь булу дөрес тә түгел…” – дип әйтелсә дә, моны туры мәгънәсендә аңлау-аңлату һич тә дөрес булмас, чынлыкта Пәйгамбәрләрне шагыйрьләргә тиңләштерү аларның илаһилык сурәтен төссезләндерер һәм дә Аллаһыбызның “бер һәм бердәнбер” икәнлегенә энә очы кадәр генә шик белдерү дә зур гөнаһ булыр иде икәнлеген кат-кат ассызыклау гына дип фаразларга батырчылык итәм. Коръән сүзе – Аллаһ сүзе. Аңа даһи шагыйрьләр дә ниндидер төзәтмәләр кертергә сәләтле түгел. Чөнки сәләтне дә Ходай үзе биргән аларга. Коръән – иман күрке булу өстенә, ул – шагыйрьләргә бетмәс-төкәнмәс илһам чишмәсе дә. Кызганыч, безнең буынның егәрле вакытлары дәһрилек заманында үтте. Югыйсә, кем белә, татарларда да “бәләкәй Апушлар” гына түгел, “нәни Пушкиннар” да туган булыр иде, бәлкем дә. Сизәсездер, боларны мин үкенечле төстә сөйлим. Үкенерсең дә, чөнки даһи Пушкин изге китапның урысчага тәрҗемәсен укып, илһам алып, “Коръәнгә тәкълидләр”ен егерме биш яшендә язган. Ә мин фәкыйрегез Коръәнне җитмешемә җитәрәк кенә ныклап, кат-кат укып үзләштерә башлагач кына (башлагач кына диюем шуннан, аның серләренә әле беркем дә төшенеп бетә алмаган һәм алмас та) “Коръән сүрәләрендәге яшерен сурәтләр” дигән шәлкемемне ниһаять тә язып бетерү бәхетенә ирештем. Шөкер, әле мин “шөрепләре бушаган”нар рәтендә түгелмен, шуңа да үз шигырьләремә үзем бәя бирүдән ерак торам, иллә мәгәр алар Коръәнгә тәкълидләр дә түгел, Пушкинга иярү дә түгел. Алар бары тик сүрәләрдәге кайбер тасвирламаларны хәтерләп, безнең заманның гыйбрәтле тормыш сурәтләрен укучы күңеленә җиткерү максатыннан язылды. Бу бик озынга киткән сүзләремне болай йомгаклыйм: Пушкин әлеге гөлләмәсендәге бишенче шигырендә үзен Җир-Күк иясенә тиңләштерер дәрәҗәгә җитеп масайган хөкемдарга Аллаһү аның кикриген шиңдерерлек тәкъдим ясаганлыгын болай белдерә:

Мин чыгыштан кояш балкытырмын,

Ә син күтәр аны баештан!

Һәм искәрмәсендә: “Какая смелая поэзия!” дип өстәп куя. Менә мин дә инде хәзер баешларда яшәүче аксакал шагыйрь. Баешлардан кояш чыгару уе хыялга да кереп чыкканы юк. Әгәр шигърият хакында сөйләгәндә Пушкин, Тукай кебек олуг исемнәрне күп куллансам да, бу алар белән ярышырга тырышу дип саналмасын берүк. Бары тик: “Остазларыгыз кем?” – дигән сорауга җавабым булып ишетелсен. Дөнья шигъриятендәге барча бөекләр – минем остазларым. Аларга җитеп тә, алардан уздырып та булмас һәм булмады, әмма шулар кебек язарга тырышу өмете-теләге йөрәгеңне өйкәп тормаса – тотынма каләмгә, пычратма ак кәгазьне! Менә шундый девиз белән яшәдем, азмы-күпме иҗат иттем, нинди генә хәсрәтләргә тарысам да, канатымны сындырмадым. Ә хак бәяне ахыр чиктә барыбер дә укучылар гына бирә бит.

 – Күпләр заманны сүгәргә ярата. Ә Сез? Кайсы заман ныграк ошый. Үткәнне сагынасызмы? Хәзерге кадерлеме? Әллә инде киләчәк белән яшисезме?

– Нишләп сүгәргә тиешмен ди әле мин үзем яшәгән заманны! Заманын сүккән – үзен сүккән. Күптәнге хакыйкать: замананы сайлап алып булмый, ул үзе сине сайлый. Аннары: ә заманны сүгүдән ни файда? Җир безгә кадәр дә әйләнгән, бездән соң да әйләнер, шәт. Шагыйрьләр, хәтта даһи булып туганнары да, заманны үзгәртерлек кодрәткә ия түгелләр. Әйе, алар дөньяны акларга-пакьларга, матурларга дип яна-көя, үз чорының чирләрен ачыклап, аны дәвалау ысулларын күрсәтергә ашкына, кешеләрнең күңел кылларын иң нечкә, иң моңлы көйләрдә тибрәтергә омтыла. Әмма… әмма ахыры Тукаебыз үкенечләренә килеп тоташа: “…шул булды эш: Керләнеп беттем үзем, дөньяны пакьли алмадым”. Гаҗәеп: егерме җиде яшьлек шагыйрь фәлсәфәсенең ачы төене ләса бу. Ә бер җәмгыяти төзелештән бөтенләй капма-каршы корылышка күчеп, җитмешләрне кичкән аксакал шагыйрь ни дип әйтергә тиеш булыр иде икән соң бу халәттә?! Юк, юк, шулай да үкенечләр күленә кереп колач салып йөзмәскә тырышыйк әле. Бит Ходай Тәгалә шагыйрьләргә кошлар сәләтен өләшкән: үзәк өзгечме, сагышлымы ул, тавышың өзелгәнче сайрарга да сайрарга. Әнә Шиһабетдин Мәрҗани әтисе хакында нәрсә дип язган: “Аның көмеш белән бизәлгән ахак ташлы мөһере булып, анда түбәндәге сүзләр язылган иде: “Барлык нәрсәгә мактап, гаҗәпләнеп караучы Баһаветдин”. Без дә бар нәрсәгә, һәр күренешкә сокланып, гаҗәпләнеп караудан туймасак кына шагыйрь сыйфатын югалтмаячакбыз. Шагыйрьләре булмаган дәвер ул – җансыз, рухсыз, исемсез. Шагыйрьләр фикеренә колак салыйк!

Кайсы гомер мизгелем кадерлеме, сагынаммы? Кистереп әйтәм: бер телем икмәккә тилмереп яшәгән, теге мәзәктәгечә, каз башы кадәр ярмалы бәрәңгене ялтырап торган көнбагыш маена чумырып-чумырып манып алып ашарга хыялланган, тишек ыштанлы малай чагымны өзелеп-өзелеп сагынам. Ул ачыларга манчылып узса да, гел-гел якты хатирәләр калдырган. Ул хатирәләр бүген дә исән яши, төшләремә керә, шигырьләремә нур сибә, җылы өрә. Барлык иҗатчыларга хастыр: китап укырга бик әвәс идем. Күрше авылга – Илеккә – йөреп укыган өч ел дәвердә мәктәп ихатасында урнашкан авыл китапханәсендәге бөтен китапларны да укып чыккан идем мин. Китапханәче: “Иртәгә яңаларын алып кайтам, көт!” – ди торган иде. Әнкәм дә: “Шул китапларың белән җенләнмәсәң генә ярар иде”, – дип шөбһәләнеп тә куя иде. Ләкин, “гел китап укып яткан икән бу”, дип уйлый күрмәгез. Безне инде җиде-сигез яшьтән үк колхоз эшенә җигәләр, арык ат тоттыралар иде. Җәйге каникулларда ат җигеп, такта арба белән басудан келәткә ашлык ташый торган идек. Ат арык, ындыр табагы ерак. Җылы ашлык өстенә сузылып ятып, нинди генә китапларны укып, нинди генә хыялларга чумып үтмәгәнбездер без ул юлны. Бүген дә күз алдында, бүген дә шул чакларга кайтасы килә… Хак, узган белән яшәп булмый, мәгәр узган көннәрен белмәгән – бүген көнен белмәс. Алдыңа бер кара, артыңа биш кара, диләр. Кем минем яшьтә киләчәк белән яшәсен инде. Коръәнчәрәк фаразласам: исән чагында җир өстенә сыйдык, үлгәч – җир астына сыярбыз әле. Ошбу соңгы теләгемнән мин бик тә канәгать.

 – Бүгенге заманда, бүгенге шартларда шагыйрь кем ул? Һәм бүгенге көндә, гомумән, әдәбиятның максаты нәрсәдә, дип уйлыйсыз?

– Мин бу сорауга өлешчә җавап бирдем шикелле. Әдәбиятның максаты, – алда әйтелгәненә кушып, икенче төстәрәк өстәгәндә, – җаннарны агарту, кеше күңеленең юшкыннарын чистарту. Шигырь исә – тылсымлы сүз җыентыгы. Тик, никадәрле кызганыч, сүзнең кадере китә бара, шагыйрь исә юк белән шөгыльләнгән, кирәксезгә әйләнгән кешеләр рәтендә йөри башлады түгелме? Яшь буыннар “интернет сазлыгына” батты. Ул дөнья агышын ишетми дә, күрми дә, чын тормыш белән һич уртаклыгы булмаган ялган яссылыкта яшәүгә күчте. Кешелек алгарышка бара дигән сүз үз-үзебезне алдау өчен генә әйтелә кебек. Фәнни-техник казанышлар, нано-технология дигән сафсаталар, “акыллы” роботлар адәм балаларын динозаврлар чорына илтеп ташламас микән соң? Китап уку хәзер дан саналмый. Табынган бердәнбер сыныбыз – ялтыр акча. Китап битләрен ачмау ул – уй-фикерләү, аң сәләтен югалта бару дигән сүз. Ни өчен бүгенге шагыйрьләр һәм галимнәр байлар капкасына киләләр. Әмма байлар аларның ишекләрен какмый да. Нигә дисезме? Зыялы кешеләр малның файдасын беләләр, әмма байлар китап сүзенең файдасын белмиләр һәм шуның өчен дә алар ягына әйләнеп тә карамыйлар. Югыйсә, китап – борынгы бабаларыбыз өчен иң изге, иң кадерле нәрсә, ә без гомер кичергәндә якыннарыңа бирә торган иң зур бүләк саналса, хәзергеләр өчен китап киштәсе тузан җыеп ятучы кәгазь өеме генә. Менә бер гыйбрәтле мисал. Бер галимнән сораганнар: “Үлем алдыннан ни-нәрсә теләр идең?” – дип. Әйткән: “Китап йөзенә бер карар идем”. “Китап – матур бакчадыр, язулары – тәмле җимештер”, – дигәннәр элек. Һәр төрле чиргә дару табып кына торалар. Китапка кадер-хөрмәт уяту даруын кайчан гына табарлар?!

 – Үз әсәрләрегезгә, китапларыгызга тиешле игътибар, тәнкыйть булдымы?

– Бу тәңгәлдә мин үземне каләмдәшләрем игътибарыннан читләтелгән әдип исәбенә кертмәс идем. Киресенчә, бу яктан бик тә бәхетле шагыйрь итеп санарга хаклымындыр үземне. Әле университет студенты чагымда ук, укучылар һәм шагыйрьләрнең мәхәббәтен яулый башлаган Әнгам ага Атнабаев “Хәерле юл!” теләп, күләмле генә шигъри шәлкемемне “Кызыл таң”да бастырган иде. Аның шушы изге фатыйхасы нәни канатларымны үстергәндер дә. Аннары инде байтак исемле шагыйрьләр минем иҗатыма хак бәясен бирде. Башкортстанда да, Татарстанда да. Хәсән ага Туфан, Наҗар ага Нәҗми, Роберт Миңнуллин, Рәдиф Гаташ һәм башка күп каләмдәшләремә, укучыларыма рәхмәтлемен. Тәнкыйтьчеләр арасыннан Камил ага Дәүләтшин шигырьләремнең эчке хиссиятен, “төшен” ачып салган ифрат та зыялы кешеләрнең берсе булды. Автограф белән бүләк итеп биргән бер китабыма: “Шигърияттә Пушкин булмасам да, сез минем иҗатымның Белинские булдыгыз”, – дип аңа чын дөресен язган идем. Инде әрвахлар сафына күчкәннәренең гүрләре иман нурларына коенсын! Тагын шунысы минем өчен сөенеч: язганнарыма укучыларым да битараф калмады. Алардан эш урыныма, өемә дә килгән җылы теләкле байтак хатлар архивымда бүген дә саклана. Мәгәр, “иҗат сәхифәм тап-такыр, туп-туры юл кичте”, дисәм, хакка хилафлык китерер идем. Мине өнәмәгәннәр дә, белмәмеш тә күрмәмешкә салышканнар да җитәрлек булды. Бу урында, бәлки ишеткәнегез дә бардыр, бер мәзәкне кыскартып кына китерәм. Иблис дүрт ишәккә зур йөк төяп базар ягына китеп бара икән. Берсе сораган: “Йөкләреңдә ни-нәрсә бар?” Иблис әйткән: “Берсендә золымлык”. “Аны кемгә сатасың?” “Түрәләргә сатам”. “Ә икенче йөгеңдә нәрсә?” “Көнчеллек”. “Аны кемгә сатасың?” “Шагыйрьләргә сатам”, – дигән Иблис. Әнә шул көнчеллектәндер, мине кабахәт сүзләр белән мыскыллаган исемле (башка кеше исемен куептыр инде) вә исемсез хатлар да шактый күп килде, хәтта бер шыр диванасы шигырьләрем чыккан гәзиткә нәҗесен буяп җибәрүгә кадәр барып җиткән иде, Ләкин болардан гына канатым канатмадым, укам коелмады. “Газап-хәсрәт, тирәннән-тирән кичерешләр – иҗат кешесенең тугры юлдашы” дигәннәр ич. Ярар, күңелсез нәрсәләр белән кәефне кырмыйк әле. Мин, гадәтемчә, шаярып-шаяртып сөйләшергә яратам. Шигырьләремдә сагыш күплектәндер, күрәсең.

 – Тагын бер соравымны Сезгә якташым буларак юллыйм. Үз илендә пәйгамбәрләр юк, ди бер мәкаль. Ләкин, белүемчә, туган як, туган җир мотивлары, якташларның образлары Сезнең иҗатта зур урын алып тора. Һәм чакмагышлылар да Сезгә һәм иҗатыгызга карата бик ихтирамлы. Туган як Сезнең өчен нәрсә ул?

– Иһи! – бу темага көн буе сөйләсәң дә сүз бетмәс һәм туйдырмас. Туган як минем өчен йөрәгем парәсе дә, йөрәгем ярасы да. Йөрәгем парәсе шуның өчен, – мин туган җиремнән бөтен гомер юлымны яктыртырлык ут алдым, җимеш бирер агач кебек, җан-кан тамырларыма сут алдым. Иҗатымның байтак-байтак өлеше туган туфракны, шул кара туфракта ак икмәк үстерүче кешеләрне ярату, аларның авыр хезмәтен кадерләү-олылау хисләре белән сугарылган. Язмышлардан узмыш юк – мин авылдан ундүрт яшемдә чыгып киттем. Инде ярты гасыр буе шагыйрь исемен күтәреп йөрим, гаҗәп менә, иҗатымда һаман-һаман авыл темасы калка да чыга, калка да чыга. Игътибар итсәгез, шигъри сүзем-телем дә туфракташларымның сөйләм теленә корылган, икмәк тәме дә, үлән искәйләре дә бәгыремә сеңгән. Шул мине яшәтә, шул миңа илһам сибә. Шигъри телгә күчеп әйтсәм, борынгы греклар мифларындагы баһадир Антей кебекмен – Җир-анага ялан тәпиемне тигезсәм, мин дә үлемсез. Иң зур куанычым – якташларым мине, иҗатымны белә, хөрмәт итә, хәл-әхвәлемне белешеп тора, шигырьләремне укыйлар, яраталар. Үзегез әйткәнчә, иҗатыма бик тә ихтирамлылар. Рәхмәт яусын аларга!

Йөрәгем ярасы шуның өчен: авылым – мин үскән авыл түгел инде хәзер. Ул буш, җансыз кебек. Бала-чага тавышын ишетәм димә. Бу – Ленин бабамыз безгә кушкан алга барышның ачы җимеше. Мәгәр безнең якларда тәрәзәләрдә ут сүнмәгән әле, кешеләр иген игә, мәдәният сарайлары, китапханәләр ябылмаган, мәктәпләрдә кыңгыраулар чылтырый. Якташларымның чәмлелеген, тырышлыгын, район җитәкчеләренең зирәк акыл белән эшләүләрен, мәдәниятле кешеләр икәнлеген дәлилләп торган якты күренеш бу.

Яшәсен иде авыл, авыл яшәсә, тәүфыйк та, иман да, мәрхәмәт тә, гомумән, кешенең бөтен асыл сыйфатлары, шул җөмләдән шагыйрьләре дә яшәр.

 – Пушкин, Лермонтов, Тукай, Такташ… Бу шагыйрьләргә я гаилә көенечләрне күбрәк китергән, я алар бөтенләй гаилә кормаган. Традицияләрне бозып, Мостай Кәримнең җәмәгате Рауза ханым, Әнгам Атнабайның җәмәгате Сәвия ханым һ.б. бик күп асыл хатын-кызларыбыз талантлы ирләренә ныклы терәк, ышанычлы таяныч була алдылар. Яшьрәкләрдән Марат Кәбировның җәмәгате Альмира ханымның да гаиләсе өчен җан атуын беләбез. Сезнең дә гаиләгез бик күркәм. Ә монда кемнең өлеше күбрәк: Сезнекеме, әллә инде Дания ханымныкымы?

– Ирне ир иткән дә хатын, җир иткән дә хатын, диләр. Мин бөтен гомерем буена хатын-кызны илаһи затлар итеп күрдем, аларга табындым, яраттым, шигырьләремдә күкләргә күтәреп мактадым, Әнкәйләребезнең дастаннарда тасвирларлык сабырлыгына, чиксез егәрлегенә сокландым һәм алардан үрнәк алырга тырыштым. Дөнья тоткасы – хатын-кыз кулында. Аларга Күкләрдән бөек бурыч-багланыш бирелгән – гаилә учагын тергезеп һәм дөрләтеп яшәү, нәсел агачының җимешләрен киләчәккә дә ирештерерлек итеп саклау һәм тәрбияләү. Моңардан да изгерәк миссия бармы икән тагын дөнья йөзкәйләрендә! Каюм бабабыз Насыйри әйткән түгелме? – дин вә дөньяның төзеклеге хатыннардандыр, бозыклыгы да хатыннардандыр. Артка баксак да, бүгеннәргә баксак та, күрербез: акыллы патшаларга да акыллы хатыннары, муен түгел, баш булган. Ни өчен дигәндә, ирләр – артык кырыс, каты бәгырьле токымнан, хатын-кыз исә, безнең бәхеткәдер, табигатькә якынрак зат. Алар көчлерәк тә, чыдамлырак та, өстәвенә, мәрхәмәт-шәфкать хисе аларның канына сеңгән. Нәкъ менә шундый хатыннарга юлыккан хөкемдарлар гуманлы патша булып тарихка кереп калганнар да (кызганычка каршы, тираннар да).

Мин бу урында үзем белгән-белмәгән әдипләрнең хатыннары хакында җәелеп сөйләргә теләмим. Һәм үземнең җәмәгатемне дә дөнья алдында кычкырып мактарга җыенмыйм. Беренчедән, әйтер сүземне аңа багышланган ике шигыремдә әйттем инде. Икенчедән, гаиләмнең күркәмлегендә кемнең өлеше күбрәк икәнлеген төгәл белмим. Хак бизмәненә мин ия түгел. Кайсыбызның үлчәү тәлинкәсе авыррак тарта? – анысын бергә тормыш көткән ир белән хатын гына белә. Мине бу мәсьәләдә икенче нәрсә борчый: әдипнең мирасын кадерләп сакларлык һәм барларлык ул-кызлар-оныклар калдыра алдыкмы без, юкмы? Карагыз әле сез, кәгазь өстендә каләм шыгырдаткан бер билгесез генә яһүд әдибе теге дөньяга күчеп китү белән үк аның якыннары – хатыны, балалары, оныклары, архивын барлап, китапларын чыгару, истәлекләр язу эшенә тотына. Ә бездә, татар, башкортта (ата-ана телен үзсенмәгән татарда аеруча) капма-каршы күренеш күбрәкне тәшкил итә: тузан җыеп яткан атай архивын чүплеккә чыгарып томыра. Дөрес, уңай мисаллар да бар, әле Сез исемләгән Мостай ага Кәрим: “Мәхәббәттән уңдым”, “Күп нәрсәдән уңдым”, – дип, юкны язмаган, күрәсең. Ул балаларыннан да, хәтта килененнән дә уңды. Алар аның бөеклеген тагын да биеккәрәк күтәрү өчен җан аталар. Тагын бер соклангыч мисал: халык шагыйре Рәми Гариповның сөеклесе Надежда ханым, спонсорлар табып, томнарын төзеп чыгарып, аңа рухи һәйкәл койды. Ә Әнгам агайның тугрылыклы гомер юлдашы Сәвия апа Атнабаева хакындагы мәдхиям укучыларга да, Сезгә дә билгеле инде. Их, андый мисаллар аз шул, аз. Заман кәсәфәтедер инде бу. Минем иҗатым да, архивым да беркемгә дә кирәкмәс нәрсәгә дучар булмасмы, үзем белән бергә “үлмәсме”? – менә шул ачындыра бүгенге көндә карт шагыйрьне…

 – Сезнең китаплар укучыга хәерле мизгелләр вәгъдәли: “Хәерле иртә!”, “Хәерле көн!”,”Хәерле кич!”, “Хәерле төн!”… Ә безгә “Хәерле таң!” телисегез килмиме?

– “Хәерле төн!”емне әзерләп ел башында гына нәшриятка тапшырдым. Шул китабымны үзгәрешсез килеш, (үзем төзегәнчә), кулыма тотып карый алсам, миннән дә бәхетле кеше булмас иде дигән хыял яшәтә мине. Ленин бабамызның дүрт сүзенә тугры калып иҗат иттем мин шактый озын гомеремдә: “Лучше меньше – да лучше!” Ә хәерле, якты таңнарны яшь каләмдәшләремә теләү хәерлерәк булыр…

Әңгәмәдәш – Дилбәр БУЛАТОВА.

«Тулпар», 2016, № 3.

Поделиться