Марат КӘБИРОВ: «ӘДӘБИЯТ — ЙӨРӘК ЭШЕ»

Марат Кәбиров тәүдә шагыйрь буларак танылды. «Серләшеп алыйк әле», «Күңелле табын» дигән шигырь җыентыкларын бастырды. Аннан аның юмор-сатира өлкәсендәге уңышларына шаһит булдык. Марат үзенең әсәрләрен сәхнәдән укый, концертларны алып бара. Бүгенге көндә ул танылган җырчы Хәния Фәрхи төркемендә эшләп йөри. Сәхнә белән генә чикләнмичә, төрле жанрларда ар­мый-талмый иҗат итә. Аның үткен каләменнән төшкән мәкаләләр, публицистик язмалар гәзит-журнал битләренә әледән-әле яңа сулыш, тоз-борыч өстәп кенә тора. Драма­тургия, тәрҗемә өлкәсендә үзен сыный, прозада үз юлын эзли. Бүгенге көндәге иҗадый мохит, иҗат кешеләренең хәл-әхвәлләре хакында аңа берничә сорау юлладык.

— Марат, син китап бастырган, Язучылар союзы әгъзасы булган, шагыйрь буларак танылган кеше. Хикәяләрең, повестьларың бар. Авыз тутырып сине язучы дияргә мөмкин. Әйт әле, язучы, шагыйрь кешенең бүген хәлләре ничек?

— Язучының бүген хәле ничек? Иҗат кешесенең хәле бер дәвердә дә җиңел булмыйдыр. Сәясәттә «халык масса­лары» дигән термин бар. Ә иҗатчы ул менә шушы «масса» дип аталган төркемнән аерылып торган, ифрат үзенчәлекле шәхес. Үзенчәлек юк икән, иҗатчы юк. Ә дөньяга үз карашы, үз фикере булган кешегә җәмгыятьтә яшәү, аның канунна­рына яраклашу беркайчан да җиңел бирелми. Иҗат төрләренең иң көчлесе, иң үтемлесе — әдәбият. Ул тормыш чынбарлыгын тулы чагылдырып, халыкны уянырга, уйла­нырга мәҗбүр итә. Ә уйлана белгән кешеләр «халык мас­сасы» булудан туктый. Алар белән идарә итү авырлаша. Шуңа күрә теләсә нинди дәвердә дә, теләсә нинди систе­мада да дәүләт җитәкчелеге әдәбиятны күз уңыннан ычкын­дырмый. Гомәр Хәйям чорын аласыңмы, Пушкиннар дәверенме… Социалистик хөкүмәт үзен данлаучыларны күтәреп, ә ялагайланырга теләмәүчеләрне эзәрлекләп идарә итте. Бүген цензура да, эзәрлекләү дә юк. Ни телисең, шуны яз гына! Бүген язучыдан да иреклерәк, аннан да бәхетлерәк кеше юк. Ләкин бу беренче карашка гына шулай тоела. Ә асылда әдәбиятны күрмәмешкә салышу, укучыны язучыдан биздерү бара дип әйтергә мөмкин. Совет чорында гөрләп эшләгән китап сәүдәсе бүген җимерек хәлдә. Район үзәкләрендәге исемгә бар, санга юк китап кибетләрен генә әйтмим, тулы система (укучыларның ихтыяҗын өйрәнү, про­паганда, реклама һ.б чаралар) турында әйтәм. Китап нәшрияты ничек эшли? Язучы бер җыентыгы басылып чык­канны ким дигәндә бишәр ел көтәргә мәҗбүр. Менә шушы факт үзе генә үк иҗатчы өчен зур фаҗига бит! Әдәби әсәрләрне рухый азык, дибез. Димәк, безнең халыкка «све­жий» азык эләкми булып чыга. Ә язучы хезмәтенә түләү мәсьәләсе?! Бу хакта сүз кузгатсаң, йомшаграк күңелле әдипләр елап җибәрергә мөмкин. Менә болар барысы да язучының абруен төшерә, аны укучыдан читләштерә. Мин, мәсәлән, Башкортстан кебек бай республикада адәмчә эшли торган китап нәшрияты, сәүдә системасы булдыру мөмкин түгеллегенә ышанмыйм Бу хәл ителмәслек проблема түгеп. Теләк булганда, әлбәттә… Менә шундый шартларда яшәгән, иҗат иткән язучының хәле ничек булырга мөмкин?

— Калын бер папка булып җыелып киткән хикәяләреңне, «Сары йортлар сере» дигән повестеңны җентекләп укып чыктым. Марат Кәбировның чәчмә әсәрләренә хас төп үзенчәлекне, уртак мотивларны эзләдем һәм таптым да ке­бек. Мисаллар китерәм: «Тулай торакның кечкенә бүлмәсендә хәсрәтеннән кара көеп ята иде Сәйран». («Тапталган чәчәкләр». «Тулпар», №2, 1994); «Әле кайчан гына матур булып күренгән дөнья үзенең мәгънәсен югалтты… Чынаяк ватыклары җанына кадалды». («Чынаягым төшердем кулдан». «Өмет», 22—29 август, 1995); «Җиһанур карчык шулай дип такмаклап алды да, иха­хайлап көләргә тотынды. Тик бу көлү бераздан елауга әверелде. (…) Авылны шом басты». («Өрәкләр җирдә яши». «Өмет», 11-16 май, 1996); «Шушы уйлардан туган ачы нәфрәт үч алу теләген уятты». («Табут». «Өмет», 28 — 30 октябрь, 1997); «Бер бүлмәле фатирда ике баласын кочаклап утырган тол хатын үзен бөтен галәмдә ялгыз калган мескен җан итеп тойды». («Югалту». «Өмет», 7-8 август, 1998); «Бу сары йортның алтынчы подъездыннан, кешеләрнең тынычлыгын алып, тормыш рәвешен үзгәртергә, шом, курку һәм үкенүләр эчендә яшәргә мәҗбүр иткән серле подъез­дыннан, элегрәк тә этләр өргәне ишетелә иде». («Сары йортлар сере». «Тулпар», № 5, 1999).

Күз яшьләре, шом, курку, ялгызлык, үкенү, нәфрәт, рәнҗү — бу тойгылар синең хикәяләрне үтәдән-үтә су­гара. Тормышның иң авыр, караңгы, әрнүле, кызганыч як­ларын күрсәтәсең. Төп геройларың — җәмгыять тара­фыннан үгисетелгән, кимсетелгән бәхетсез кешеләр. Әсәрләреңдә бәхетле җаннар бик сирәк очрый. Синең генә түгел, соңгы елларда матбугатта басылган күпчелек әсәрләргә хас бу. Татар хикәяләрен, повестьларын, әйтерсең лә, кан-яшь, аһ-зар тулы казанга манчып-манчып алганнар… Мондый күренешнең сәбәпләре кайда икән?

— Мин үзем дә бит гади савучы баласы. Әтисез үскән ма­лай… Рәнҗү, кимсенүләр, күз яшьләре арасыннан күтәрелеп чыккан кеше. Тормышның михнәтләрен әз күрергә туры килмәде. Кагылу-сугылулар да, ярлылык та, якыннарның хыянәте дә, көнчеллек тә, ачы югалтулар да һәр адымда оч­рап торды. Үткәннәрне уйласам, әле дә күңел ту­лып куя. Шул авырлыкларны рухымны сындырмыйча, наму­сымны пычратмыйча җиңеп чыга алуыма шатланам. Шуңа күрә, әсәрләремдә тормышның авыр, караңгы, хәтта кыргый якла­ры күбрәк чагыла икән, бу артык гаҗәп түгел. Ниндидер сәбәпләр аркасында коточкыч шартларда гомер иткән, яз­мышлары җимерелгән кешеләрне күрсәм, тәннәр зембердәп куя. Мин дә шулар арасында булырга мөмкин идем бит, дип уйлыйм. Кулга каләм алуым, бәлки, аларны кызганудандыр… «Әй, адәм баласы, ашыкма, кабаланма, борыныңны артык чөеп куйма, янәшәңдә менә шундый язмышлы кешеләр дә бар бит. Алар да синең кебек иде, син дә алар хәленә ка­лырга мөмкинсең…» — дип әйтергә теләүдәндер, бәлки…

Аннан соң, безнең тормышта да, әдәбиятта да озак ел­лар буена ясалма яктылык хөкем сөрде. Бөтен әсәрләр дә диярлек социалистик җәмгыятьнең бәхетле кешесен сүрәтләүгә корылган иде. Система җимерелгәч, язучылар тормыш чынбарлыгына якынрак килделәр, ә ул чынбарлыкта бәхетсез кешеләр күбрәк булып чыкты. Яхшы әдәбият тор­мышка куелган диагноз кебек ул. Бүгенге татар прозасында аһ-зар күп икән, димәк, тормыш шундый. Монда инде әдәбиятны түгел, ә яшәү рәвешебезне үзгәртү турында сүз алып барырга кирәк.

Әдәбият укучыга рухый чистарыну алып килергә тиеш. Бу чистарынуга яктылык, өмет аша ирешеләме, әллә шом, үкенү, әрнү ашамы — артык мөһим түгел. Яхшылыктан үрнәк алу, аңа омтылу да, начарлыктан гыйбрәт алу, качарга ты­рышу да ахыр чиктә бер үк нәтиҗәгә китерә. Шуңа күрә, язу­чыга тормышның якты якларын сүрәтлә, яки караңгы якла­рын чагылдыр, дигән күрсәтмә кирәкми. Әдәбият — йөрәк эше. Ә йөрәккә боерык биреп булмый.

— Әдәбиятның төп кыйммәте нәрсәдә? Шәхсән мин әдәби әсәрнең асылын аның идеясендә, нинди уй-фикерләр үткәрүендә, нәрсәгә инанырга чакыруында күрәм. Совет чо­рында бөтенесе ачык иде: коммунистик идеяләрне алга сөрергә, эшче-крестьян сыйныфын мактарга… Ә хәзер? Л.Толстой әйткәнчә, «властитель дум народных» яки халык уйларының хакиме булырга тиешле язучы уй диңгезендә үзе дә бата-чума йөзүче хәлендә. Бүген «Нәрсәгә ыша­нырга?», «Ничек яшәргә?» дигән сорауларга җавап бирә алган язучы күренми әле.

— Ниндидер кризис сыманрак нәрсә килеп чыга. Тик бу кризис барыннан да бигрәк әдәбият теориясенә, тәнкыйтькә кагыладыр. Әдәби әсәрләр бит озак еллар буена социали­стик реализм аршыны белән үлчәнеп килде. Шул ук сыйн­фыйлык, партиялелек күренешләре, башкаларны үз артын­нан ияртерлек уңай герой мәсьәләләре. Бүген, социализм җимерелгәч, тәнкыйтьчеләрнең теге аршыны да юкка чыкты һәм алар, әдәбиятка кайсы яктан килергә белмичә, аптыраб­рак калдылар. Бездә әле хәтта совет әдәбияты тиешенчә бәяләнмәгән килеш. Ә бүгенге әсәрләргә, бөтенләй башка юнәлеш алып киткән роман-хикәяләргә тотынырга тәнкыйтьчеләрнең йөрәге җитми. Шуңа күрә соңгы еллар прозасына багышланган бер генә җитди тәнкыйть мәкаләсе дә юк.

Ләкин бу кризис язучыга кагылмый. Язучы өчен әдәбият теориясе — укучыга тәэсир итүнең яңа ысулларын эзләүнең башлангыч ноктасы гына. Чынлап та, бездә: «Әдәби әсәрнең төп кыйммәте аның идеясендә, нәрсәгә ышанырга чакы­руында», — дип кабатларга яраталар. Бу мәсьәләгә мин аз гына башкачарак карыйм. (Бөтен язучы да минемчә уйлый­дыр, дип исәпләмим, шуңа үз исемемнән генә сөйләргә мәҗбүрмен). Иҗат иткәндә: «Әсәремдә шундый идея үткәрим әле, укучыны шуңа ышанырга чакырыйм, шулай яшәргә өйрәтим», — дигән уй башыма кереп тә чыкканы юк. «Әсәреңдә нәрсә әйтергә теләдең?» — дип сорау гадәте дә бар бездә. Ә мин бер нәрсә дә әйтергә теләмим. Мин үземне сокландырган яки тетрәндергән күренешне укучыга күрсәтергә телим. Һәм аны мотлак үзем күргәнчә күрсәтергә тырышам: ул да соклансын, яки тетрәнсен. Шушы максатка ирешәм икән — минем бурыч үтәлде — укучы уйланачак. Ә аның нинди нәтиҗәгә килүе үзеннән тора. Һәркемнең җилкәсендә үз башы бар һәм ул нәрсәгә ышанырга, ничек яшәргә кирәген үзе чамаларга тиеш. Язучы юл күрсәтүче, кайдадыр әйдәүче түгел. Язучы тормыш чынбарлыгын ачып салып, яшәү рәвешебез хакында уйланырга мәҗбүр итүче. Ә тормыш чынбарлыгын бөтен тулылыгында күргән кеше ялган, алдакчы лозунгларга ышанмый, кайда кусаң, шунда бара торган са­рык көтүе хәленә калмый. Менә шул ягы белән әдәбият — идеологик корал. Менә шул ягы белән язучы — халык уйларының хакиме.

— «Сары йортлар сере» — бүгенге халәтебезгә, яшәү рәвешебезгә диагноз куйган, җәмгыятебезнең авыру, ким­че­лекле якларын ачып салган зур, җитди әсәр. Ялгышма­сам, матбугатта аңа карата хуплау, йә, һичьюгы, тәнкыйть сүзе күренмәде. Укучыларның битарафлыгымы, әдәбият галимнәренең ялкаулыгымы… Әллә инде бүген әдәби иҗат язучы-шагыйрьнең шәхси эшенә генә әверелеп барамы? Язучы һөнәре матди табыш китерми, күңел өчен бер җылы сүз дә ишетмә — бу эшкә кул селтисең килгән чаклар бул­мыймы?

— «Сары йортлар сере» — гади, уртакул укучы өчен языл­ган әсәр түгел. Бу — әдәбиятка яңа үлчәм белән якын килергә омтылу нәтиҗәсе. Без геройлы әдәбиятка өйрәнгәнбез, ә «Сары йортлар сере»ндә геройлар юк, дияр­лек, анда төп максат безнең заман героен сүрәтләү түгел, ә бүгенге чор атмосферасын күрсәтү. Монда чынбарлык та, мистика да, фантастика да, юмор да бергә үрелгән һәм аларны аерып алу мөмкин түгел. Тормыштагы сыманрак инде… Әзерлеге чамалы укучы бу әсәрдән бернәрсә дә ала алмый. Аны аңлар өчен дөнья әдәбияты, дин, фәлсәфә һ.б. бик күп гыйлемнәрдән хәбәрдар булу таләп ителә. Бу әсәр талантлы укучы өчен. Шуңа күрә укучылардан хатлар килер, хуплау сүзләре ишетелер, дигән уйның башыма да кереп чыкканы булмады. Ә тәнкыйтьчеләрнең, әдәбият белгечләренең игътибар итүенә аз гына, яшерен генә өмет бар иде. Ни әйтсәң дә, башкортта да, татарда да, хәтта урыс әдәбиятында да күрелмәгән нәрсәгә кизәнүем иде бит. Юк, игътибар итүче булмады. Былтыр «Күңелле табын» дип аталган шигырьләр җыентыгы чыкты. Монысы киң катлам укучылар өчен — юбилейларда, бәйрәм мәҗлесләрендә укыла торган шигъри котлаулар, тостлар, бүләкле теләкләр. Шигъриятьтә үзенә күрә яңа юнәлеш. Китап санаулы көн эчендә сатылып бетте, шул җыентыктагы шигырьләр белән музыкаль котлау тапшыручы радиолар тулды. Матбугатта тәнкыйть сүзе әйтүче булмады. Гомумән, минем иҗатка «байкау ясаучылар» моннан ун ел элек язылган «Автобус» һәм «Шыгыр-шыгыр» дигән шигырьләр турында бәхәсләшүдән ары китәлмиләр. Зарланып әйтмим моны. Әдәбиятта мин үземнең нәрсә эшләгәнемне бик яхшы беләм. Мактауга да, хурлауга да артык исем китми. Шулай да иҗатың хакында төпле сүз, объектив фикер ишетәсе килгән чаклар була. Монысы — бер. Икенче яклап карасаң, мин бик бәхетле язучымын. Әдәбият дөньясына аяк баска­нымнан бирле гел игътибар үзәгендә булдым. Татар, баш­корт яшәгән нинди генә төбәккә барып төшсәм дә, исем-атымны ишетү белән: «Ә-ә-! Беләбез, беләбез!» — дип, ко­лач җәеп каршылыйлар. Һәм көн саен композиторлар, арти­стлар җыр шигыре, сәхнәдән укырлык көлкеле монолог со­рап шылтыраталар, яки нинди дә булса тамаша үткәрү өчен сце­нарий язуымны үтенәләр. Гәзит-журнал редакцияләренә ба­рып бер кайчан да: «Шул әсәремне басып чыгарыгыз әле», — дип ялынып йөргәнем юк, алар үзләре сорап ала­лар… Мак­танып әйтмим моны, шатланып әйтәм. Аллага шөкер итеп әйтәм. Менә шулай булгач, әдәбиятка кул селтәргә теләк тә, мөмкинлек тә юк әле.

Ә инде әдәбиятның матди табыш китерү мәсьәләсенә килгәндә… Милли китап нәшриятлары, китап сәүдәсе әлеге хәлендә озак эшли алмаячак. Телиме ул, юкмы — базар мөнәсәбәтләренә яраклашырга мәҗбүр булачак. Танышлык, агай-энелек буенча китап чыгарулар туктаячак, чөнки бу нәшрият кесәсенә суга торган нәрсә. Кеше укырдай әсәр яз­ган талантлы язучылар алгы планга күчәчәк. Бездә әле «кас­совый артист» дигән нәрсә бар. Бу зал тулы тамашачы җыеп, акча эшли ала торган, үз көнен үзе күрә торган артист хакында әйтелә. Тиздән бездә «кассовый язучы» сыманрак төшенчә дә барлыкка киләчәк һәм бу талантлы, эшлекле язучының ярлылыгына нокта куючы вакыйга булачак. Без бу көнне якынайтырга тиешбез.

«Тулпар», №1, 2002.

Поделиться