ИЛҺАМ АЛЫП ТУГАН ТУФРАКТАН

«Туган як әдипләре» китабын тәкъдим итү бәйрәменнән. М.Акмулла ис. БДПУ.‎ 28 ‎ноябрь, ‎2013 ел.

(«ТУГАН ЯК ӘДИПЛӘРЕ» китабына кереш мәкалә.)

Дөнья мәдәнияте үсешендә төрки халыкларның рухи-мәдәни мирасы лаеклы урын алып тора. Төрки әдәбиятка Башкортстан җирлегендә туган иҗат әһелләре керткән өлеш бәхәссез. Үз башлангычын борынгы төрки истәлекләрдән, халык иҗаты энҗеләреннән, Кол Гали, Сәиф Сараи, Котб, Мөхәммәдьяр иҗатыннан алган башкорт һәм татар әдәбиятлары бүген дә тулы канлы тормыш белән яши, үсеш-үзгәреш юлыннан бара.

Татар әдәбиятының гомум үсешендә Башкортстан җирлегендә туып-үскән язучыларның иҗаты тирән сулы елганың саекмас инешен хәтерләтә. Башкортстан туфрагы биргән йөздән артык иҗатчы арасыннан Галимҗан Ибраһимов, Нәкый Исәнбәт, Мирсәй Әмир, Әмирхан Еники, Әхсән Баянов исемнәрен искә алу гына да тулы бер әдәби чорны күз алдына бастыра ала.

Шуны ассызыкларга кирәк, ХХ йөз башында ук төбәктә әдәби-мәдәни мохит шактый үсешкән була. Башкортстан җирлегендәге әдәбиятны өйрәнүгә саллы өлеш керткән галим С. Сафуанов билгеләвенчә, «XIX гасырның урталарында биредә татар телендә иҗат итүчеләр дә күренә башлый. Уфада әдәби тормыш XX гасыр башыннан, төгәлрәк әйткәндә, 1905нче елгы инкыйлаби үзгәрешләрдән соң аеруча җанланып китә. 1906нчы елның 3нче маенда «Әл-галәми мөслимин» («Мөселман дөньясы») исемле гәзитнең беренче саны дөнья күрә». (С.Сафуанов. Әдәби дуслык шәһәре // Рухи күперләр. Уфа:Китап, 2006. – 280-282 битләр). Галим-философ Зыя Камали тырышлыгы белән ачылган «Галия» мәдрәсәсе әдәбиятка тартылган яшьләрне туплаучы һәм аларга юнәлеш бирүче үзәккә әверелә. 1908нче елда «Шәрык матбагасы» дигән беренче татар хосуси типографиясе оештырылу да әдәби тормышка яңа сулыш өрә. 1913нче елда Уфада татар телендә «Тормыш» гәзите чыга башлый. Вакытлы матбугат битләрендә М. Гафури, С. Рәмиев, С. Сүнчәләй, Ш. Бабич, С. Кудаш, Б. Мирзанов, Г. Исәнбирдин һ.б. – шигъри һәм чәчмә әсәрләр белән, Г. Ибраһимов, Г. Сәгъди, З. Вәлиди, Ф. Сәйфи-Казанлы тәнкыйть мәкаләләре белән чыгыш ясыйлар. Сәхипҗамал Волжская җитәкчелегендәге «Нур» театр труппасы эшчәнлеге дә шушы елларда иҗади эшчәнлеген җәелдерә (Шунда ук: 278-302 битләр). «XX гасырның унынчы елларында инде Уфа шәһәре Казан һәм Оренбург белән беррәттән, татар, башкорт әдәбияты һәм мәдәниятенең мөһим үзәгенә әверелә» (Шунда ук: 288 бит).

Гомумән, ХХ гасыр башы татар әдәбиятын үстерүдә «Россия империясенең төрле төбәкләре вәкилләре булган» шәхесләрнең катнашуы бәхәссез, «бигрәк тә хәзерге Башкортстан Республикасына кергән авыллардан» чыккан каләм ияләренең саллы урын алып торуы тарихи исбатланган (Татар шигърияте: ХХ гасыр башы. Төз. З. З. Рәмиев. – Казан: Мәгариф, 2004. – 5 бит). Нәкъ шул чорда әдәбият мәйданында М. Гафури, А. Таһиров, Г. Рафикый, Ә. Тангатаров, Ш. Тулвинский, Г. Ходаяров, В. Солтанов, Җ. Юмаев, К. Карипов, Ә. Исәнбирдин һ.б. исемнәре күренә башлый. Аларның кайберләренең иҗади мирасы башкорт әдәбияты тарихында да урын алган.

«1922-1926нчы елларда «Башкнига» нәшриятында җәмгысы 232 исемдәге китап дөнья күрә, шуларның 190ы – башкортча, 10 исемдәгесе – урысча, 32 исемдәгесе татар телендә була» (Д. Морзакаева. Милли китап. – Уфа, 2012. – 8 бит). Афзал Таһиров, республикадагы әдәби барышка күз салып: «БАССР – күпмилләтле республика. Шунлыктан Башкортстанның совет әдәбияты составына башкорт совет әдәбияты гына түгел, татар, урыс әдәбиятлары да керә», – ди һәм Гафури, Кудашев, Гомәров, Насыйри исемнәрен атап китә (Башкортстанның совет әдәбияты үсеше турында. Башкортстан Язучылар берлегенең идарә рәисе Афзал Таһиров докладына материаллар. Башкортстан Язучылар берлеге басмасы. – Уфа, 1936. – 88 бит).

С.Сафуанов фикеренчә, 30нчы елларда да Уфа әдәби үзәк буларак санала ала, ә инде 30нчы еллар азагында әдәби тормыш берникадәр ярлылана; «80нче еллар азагыннан һәм 90нчы еллар башыннан илдә демократик үзгәрешләр башлангач, Уфада 30нчы елларда сүлпәнәеп калган татар әдәби хәрәкәте дә яңадан тернәкләнеп китте» (Шунда ук: 295-296, 301 битләр).

Шуны билгеләргә кирәк, әдәбият үсешен милли матбугат үсешеннән аерым карау мөмкин түгел. 1919нчы елда БАССР төзелгәч, милли телләрдә гәзитләр чыгарыла башлый. Татар телендә (төрле елларда: «Башкортстан хәбәрләре», «Кызыл курай», «Яңа авыл», «Кызыл таң» һ.б.) республика гәзите, 1941-1944 елгы өзеклекне исәпкә алмаганда, бүгенге көнгә кадәр даими чыгып килә. (Сафуанов С. Башкортстандагы татарча гәзитләр тарихыннан. 160-167 б б.) Ягъни укучылар вакытлы матбугат битләрендә татар әдәбияты һәм мәдәнияте мәсьәләләре, татар язучыларының аерым иҗат үрнәкләре белән танышып бара алган һәм ала. Ләкин әдәби барышны басма китапсыз күзаллап булмый. Туган телдә китап бастыру мөмкинлеге чикләнү һәм башка сәбәпләр белән байтак язучыларның Казан әдәби мохитенә омтылуы күзәтелде.

Шәхес һәм иҗат биографияләре Башкортстан белән бәйле булган татар әдипләре хакында сүз йөрткәндә, ике төркем язучыларны күз уңында тотарга кирәк. Беренчесе – Башкортстан җирлегендә туып, иҗат биографиясен Казан белән бәйләгән шәхесләр. Икенчесе – туган якларында яшәп иҗат итүчеләр. С.Сафуанов билгеләвенчә, «аларның һәркайсының иҗаты ике арадагы рухи күпергә ныклы өрлек булып ятты, әсәрләре белән татар әдәбиятына башкортларның һәм республикадагы башка халыкларның җанлы образы, табигатьнең тоныкланмас буяулары килеп керде». Тәүгеләренең иҗаты, күпчелек очракта, тиешле бәясен алып, гомумтатар әдәби процессында үз урынын тапты.

Ә менә соңгы ике дистә елда Башкортстанда зур бер дулкын булып, әдәби мәйданга килгән һәм татар телендә иҗат иткән икенче төркем иҗатчылар, гомум татар әдәби барышыннан да, тәнкыйтьчеләр игътибарыннан да читтәрәк кала килә. Тәкъдим ителгән китап Башкортстанда яшәүче татар телле язучыларын барлау, аларның иҗатына гомуми күзәтү ясау, Башкортстандагы хәзерге татар прозасының үсеш-алгарыш баскычларын билгеләүне максат итеп ала.

Тарих шуны исбатлый: иҗтимагый яңарышлар, ирекле вәзгыять милли үзаңны, милли мәдәниятне, әдәбиятны уятып, тагын да тернәкләндереп җибәрүчән. Соңгы берничә дистә елда милли мохит җанланып, татар телендә иҗат итүче зур гына төркем әдипләр үсеп чыкты. Башкортстан Язучылар берлегендә татар әдипләре берләшмәсе булдырылды. Яшьләр гәзите «Өмет», «Тулпар» журналы чыгарыла башлады. Шәхси гәзитләр («Гасыр», «Атна», «Диләфрүз», «Сөенче» һ.б.) пәйда булды. Радио һәм телевидениедә татар телендә тапшырулар күләме артты, Уфа татар дәүләт «Нур» театры тернәкләнде, яңа милли-мәдәни проектлар барлыкка килде.

Башкортстан «Китап» нәшриятында 1994нче елда Башкортстан халыклары әдәбияты секторын ачу да яңа үзгәрешләр белән бәйле. Татар телендә тәүге шигъри «карлыгач» (Марис Нәзиров. «Янә утларга керәм») 1994нче елда нәшергә җибәрелә. Шул ук елда Риф Мөхәммәтовның «Буйдаклар җыелышы» дигән сатирик хикәяләр җыентыгы басылып чыга. Күләмле проза китаплары 1996нчы елдан дөнья күрә башлый. Азат Магазовның «Әйләнә тегермән ташы», Рәшит Сабитның «Батырлар кайда туа?», Альберт Котыевның «Җиләк тәме», Дилә Булгакованың «Скрипка моңы» бу чорда татар телендә нәшер ителгән тәүге җитди проза җыентыклары буларак тарихка кереп калды. 1994-2011нче елларда дөнья күргән әдәби-нәфис басмалар күрсәткечен Динә Морзакаеваның «Милли китап» (Уфа, 2012) басмасыннан табарга мөмкин.

Соңгы ике дистә елда Башкортстан җирлегендәге татар прозасы яңа сулыш алды, сан һәм сыйфат ягыннан да үзгәрешләр кичерде дип икеләнми әйтергә була. Язучылар тарафыннан тәкъдим ителгән хикәя-повестьларда иҗтимагый мәсьәләләр, тирәлек һәм шәхес мөнәсәбәтләре, әхлак кануннары, кешеләр язмышы, аларның күргән-кичергәннәре, тирән хис-тойгылар тасвирлана; туган Башкортстаныбызга, аның соклангыч табигатенә булган мәхәббәт, халыкларына карата ихтирам, көндәлек тормыш картиналары чагылыш таба. Авторлар, нигездә, үзгәрешләргә иң сизгер булган хикәя һәм вакыйга-күренешләрне киңрәк, тирәнрәк сурәтләргә омтылучы повесть жанры чикләрендә бүгенге иҗтимагый, рухи тормыш күренешләрен, аларның да четерекле, гыйбрәтле булганнарын, гомумкешелек кыйммәтләрен чагылдырырга омтылалар.

Билгеле ки, тәҗрибәле язучыларыбыз шактый күләмле әсәрләр иҗат итүгә дә алынды. Суфиян Поварисовның «Пәйгамбәр таңы», «Күкнең җиденче катында», «Оҗмахка бер адым», Азат Магазовның «Әйләнә тегермән ташы», «Ага сулар», «И бу дөнья…» романнарын берләштергән трилогияләрдә вакыйгалар киң эпик планда сурәтләнә.

Бай тормыш тәҗрибәсенә, актив тормыш позициясенә ия иҗатчыларыбызның эссе жанрын үз итүен билгеләп үтәргә кирәк. Таһир Таһировның «Әрвахлар күктә яши», Камил Дәүләтшинның «Китек бәхет», Касыйм Йосыповның «Сикәлтәле гыйлем юллары» һ.б. язучыларның әсәрләрендә бу жанрга хас булган көчле лирик-эмоциональ башлангыч күзәтелә, иҗтимагый күренеш һәм вакыйгаларга карата тәнкыйди бәя шәхеснең субъектив фикер-кичерешләре белән үрелеп бара. Сәгыйдулла Хафизовның «Гомер фасыллары» повесте дә шул ук яссылыкта каралырга хаклы. Язучының «Алман күчтәнәче», «Баз кыйссасы» һ.б. күләмле әсәрләрендә автор позициясе ачык чагыла, сәнгатьчә алымнар белән беррәттән фәлсәфи-публицистик уйланулар зур урын ала.

Реалистик прозаның уңышлы сыйфатларын байтак язучылар иҗатларында күрәбез. Үзен язучылык һөнәренә багышлаган Рәшит Сабит повестьларында максатчан, көчле ихтыярлы герой концепциясе, коллизияләргә бай сюжет үстерелеше отышлы кулланыла; Мансаф Гыйләҗев повестьлары тарихилык принципларына тугры кала, драматик вакыйгалар фонында хакыйкать өчен көрәшүче геройны алга чыгара; Расих Ханнанов прозасында исә тормыш кырыслыгы белән янәшә детектив жанр сыйфатлары чалымлана; Гали Гатауллин хикәяләре югары сәнгатьчә эшләнеш, халыкчан тел белән аерылып тора; Илдус Тимерхановның әсәрләре туган як табигате манзараларын, геройларның үзара мөнәсәбәтләрен романтик яссылыкта тергезүе белән үзенчәлекле. Югарыда телгә алынган язучыларның вакыт-дәвер җәһәтеннән совет идеологиясенә артык бәйле булмавын әйтеп үтәргә кирәк. Нәтиҗәдә, аларның иҗатында яңа чор әдәбиятына хас булган сыйфатлар да күренә башлый, мәсәлән, жанр чикләренең җуела баруы, авторның иҗатчы буларак кына түгел, ә герой буларак та әсәргә килеп керүе, геройларның җисми бирелешеннән тыш, эчке дөньясына игътибар көчәю, иҗтимагый башлангычка караганда, шәхси башлангыч алга чыгуы күзәтелә.

Гомумән, соңгы елларда сүз сәнгатенә хас булган синтетиклык сыйфаты җирле әдәбиятны да читләтеп үтмәде. Бер үк иҗат, хәтта аерым әсәр чикләрендә тарихи факт, фәлсәфи уйланулар, публицистик пафос, тәнкыйди башлангыч һәм әдәби кануннар очраша.

Әдәби уйдырма һәм фактлар синтезын чагылдыручы документаль проза өлкәсендә дә шактый уңышлар бар. Аталы-уллы Хәйдәр һәм Айдар Басыйровларның җәлилчеләр турында күләмле китабы (Ватанга тугры калдылар, Казан: Идел-Пресс, 2010) дөнья күрде. Тимергали Килмәтовның (Агач тәре юллап, 2003), Хәмит Сәмиховның (Порт-Артур юлы, 2010) китаплары, Вил Казыйханов, Рәфкать Рысаевның батырларыбыз үткән шанлы юлны данлаучы, фронт мәхшәрен, тыл газапларын ачып салучы документаль повестьлары бу җәһәттән игътибарга лаек. Бөек Ватан сугышы һәм тыл темасы өлкән әдипләребез С. Поварисов, А. Магазов, М. Гыйләҗев, Р. Сабит иҗатында сәнгатьчә гәүдәләнеш тапты.

Шәфига Исмәгыйлева, Дилә Булгакова, Халисә Мөдәрисова, Зәйфә Салихова һ.б. хатын-кыз язучыларыбыз иҗатының үзгә бер җылылык, яктылык белән сугарылуын билгеләп үтәргә кирәк. Алар повесть-хикәяләрендә милли традицияләргә тугры калып, халкыбызның әхлакый-эстетик идеалларын ялкынланып яклый, катлаулы язмышлы, бай хис-тойгылы геройларны гәүдәләндерә, шәхес һәм тирәлек бәрелешен әхлакый-психологик яссылыкта ача.

Татар әдәбиятының бер үзенчәлеге – аның сатирик һәм юмористик традицияләргә бай булуы. Башкортстан җирлегендәге татар телле язучылар да бу жанрга мул өлешләрен кертте. Закир Әкбәров, яшь буыннан Габдулла Вафин әсәрләрендә тормыш чынбарлыгы иҗтимагый сатира чикләрендә, кискен буяуларда чагылыш тапса, Мансаф Гыйләҗев, Камил Фазлый, Рәзиф Зыятдинов һ.б. прозасында җәмгыятьтәге җитешсезлекләр сатирик, шулай ук юмористик алымнар ярдәмендә фаш ителә. Эдуард Әгъзами үзенең повестьларында журналист тәҗрибәсен отышлы куллана.

ХХ гасыр ахырында илдә барган иҗтимагый-сәяси үзгәрешләр әдәбиятка, шул исәптән җирле әдәбиятка да йогынты ясамый калмады. Әдәби мәйданга заманча фикер йөртүче, идеологик калыплардан чагыштырмача азат, туган телдә чикләүләрсез иҗат итү мөмкинлеге алган урта һәм яшь буын килүе әдәби барышка яңа сулыш өрде.

Иҗат юлын Башкортстанда башлап, тәүге күләмле әсәре «Тулпар» журналында басылган Марат Кәбиров прозасында, мәсәлән, постмодернистик сыйфатлар аеруча ачык чагыла, экзистенциаль фәлсәфә белән сугарылган әсәрләр интеллектуаль көче, лирик-романтик булмышы белән дә укучыны җәлеп итә. Язучы һәртөрле яңа иҗат мөмкинлекләрен заманча милли җирлектә отышлы куллана. Кәрим Кара кыргый капитализм, кыйбласызлык, бихисап үзгәрешләр дулкынына эләккән гади кешенең тормышын һәм эчке кичерешләрен сәнгатьчә тасвирлый, базар мөнәсәбәтләренә күчү чоры тудырган яңа типларны гәүдәләндерә. Хисаметдин Исмәгыйлев, шул ук проблемаларны күтәргән хәлдә, вакыйгаларны драматик колоритта, романтик рухта бирә, маҗаралылык элементларына, сәяхәт жанрына мөрәҗәгать итә. Бу ике язучы иҗатына да психологизм, халыкчанлык, милли асылга тугрылык, якты юмор кебек сыйфатлар хас. Габдулла Вафинның «Мәетләр тирләми» повестенда совет армиясендә тамыр җәйгән бабайчылык күренеше драматик, хәтта ки фаҗигале картиналарда фаш ителеп, коммунистик идеаллар җимерелүе сурәтләнсә, Гөл Мирһадиның повесть-хикәяләрендә үзгәрешләр чоры тудырган тискәре типлар сатирик пафос чигенә якынлашкан әрнү-ачыну белән кире кагыла, шәхес бәхете проблемасы күтәрелә. Заһит Мурсиев әсәрләрендә ак белән кара көрәше урын ала, рухи ярлылык күңел бөтенлелегенә каршы куела. Дилбәр Булатова иҗаты фәлсәфи-әхлакый мәсьәләләргә мөрәҗәгать итүе, эчке конфликт чишелеше белән үзенчәлекле. Айдар Зәкиев әсәрләренең үзәгенә фаҗигале язмышлы ялгыз геройлар алына, катлаулы тормыш шартларында яшәргә дучар ителгән яшь кешенең каршылыклы күңел дөньясы ачыла. Венера Мәҗитова хикәяләренә заманча коллизияләр, әхлакый-эстетик катлам хас. Гомумән алганда, бу төркем иҗатчылар идеологик кысалар җимерелгән бер чорда үз юлларын табарга, үз кыйблаларын аныкларга омтылды.

Кызганычка каршы, бер мәкалә чикләрендә бар каләм әһелләренә  дә тәфсилләп тукталу мөмкин түгел. Аерым китап яки матбугат битләрендә әледән-әле уңышлы әсәрләр дөнья күреп тора. Байтак шагыйрьләребез проза өлкәсен дә үз итә. Мисалга, шагыйрәләр Рафига Усманова (Бәхет алмасы, 2004), Халисә Мөхәммәдиева (Кышкы яңгыр, 2004) җыентыкларында шигърият белән беррәттән чәчмә әсәрләр дә лаеклы урын били, кискен сюжетлы повестьлары авторларның иҗат куәсен исбатлый. Әхәт Нигъмәтуллин (Язмыш моңнары, 2009) чәчмә жанр өлгеләренә мөрәҗәгать итә.

Чәчмә әсәр иҗат итәргә алынучы һәр шәхеснең укучыларга әйтер үз сүзе һәм Башкортстандагы татар телле әдәбиятның гомум хәзинәсенә керткән үз өлеше бар. Мәсәлән, Фина Латыйпова төрле жанрларны: тарихи («Салават әманәте» повесте) һәм мистик проза (Убыр утравы, 2002), фантастика, юмор, детектив юнәлешен үз итә, балалар өчен дә яза (Кыңгырау малай, 2009), Гали Әлмәтов үз әсәрләрендә (Ялгыз бүре, 2002; Мәхәббәт хакына, 2008) табигать һәм рух сафлыгын саклау проблемаларын күтәрде, бүгенге әдәбиятта сирәк очраучы уңай герой үрнәкләрен тәкъдим итте; Әхмәт Әһлиуллин (Кайту, 2007) газиз туган җирне сөю тойгыларын яңартты; Флүрә Сәлимова нәсер жанрында уңышлы эшләде (Мәңге чылтыра, чишмә!, 2008); Кәүсәрия Шәфыйкова хикәяләрендә драматик язмышлар сурәтләнә (Җанымда – тормыш шавы, 2008); тумышы белән Учалы районыннан булган, бүгенге көндә Яр Чаллы шәһәрендә яшәп иҗат итүче Зифа Кадыйрова психологик коллизияләргә бай повестьлары белән популярлык яулый. Әйткәндәй, аның берничә повесте «Кызыл таң» гәзитендә дөнья күрде. Журналист Фәрит Фаткуллинның күренекле сәнгать әһелләребезгә багышланган очеркларында (Баш очымда кош сайрады, 1999; Тын сукмакта тал тибрәлә, 2008) чәчмә жанрга хас кайбер әдәби алымнар кулланылуына шаһит булабыз.

Яшь хикәячеләрдән Айдар Басыйров (Имтихан, 2008), Аида Хәйретдинова (Яшьлек җырым, 2009), Эльмира Ибраһимова (Сөю хакы. Уфа, 2012), Дилә Мөхәррәмова, Алинә Шәриповаларның каләме өметле.

Югарыда әйтеп үтелүенчә, Башкортстандагы татар әдәбияты юмор-сатира юнәлеше аеруча көчле. Төрле елларда «Китап» нәшриятында Риф Мөхәммәтовның «Буйдаклар җыелышы» (1994), Зәниф Сәетовның «Бизәкле коршау» (1997), Инсур Мөсәннифның (Шәңгәрәев) «Озак яшәү сере» (1999), Рәүф Хәкимовның «Кемнең бүреге җылырак?» (2004), Рәис Риянның «Галәмәт» (2010), Рәшит Фазлыйның «Таракан харап итте» (2005) җыентыклары дөнья күрде. Соңгы авторның Казанда татар телендә «Өч Абдулла» (1959) дигән сатира, юмор җыентыгы нәшер ителүен дә әйтеп үтәргә кирәк. Билгеле шагыйрь Рәдиф Тимершин иҗатында да чәчмә жанрдагы юмор-сатираның уңышлы үрнәкләрен очратабыз.

Шул ук вакытта кайбер әдәби жанрларның, мәсәлән, фантастик әсәрләрнең бөтенләй диярлек очрамавын, детектив яки мәхәббәт романнарының сирәклеген билгеләргә кирәк. Гомум татар әдәбиятында күтәрелеш кичергән тарихи проза өлкән буын язучылары иҗатында чагылыш тапса да (С.Поварисов, А.Магазов, М.Гыйләҗев), яшь буын язучылар тарихилык һәм әдәби уйдырма синтезына бик сирәк мөрәҗәгать итә.

Зәйнәп Биишева исемендәге Башкортстан «Китап» нәшриятында татар телендә күмәк җыентыклар да басыла. Мәсәлән, «Күңел көзгеләре» (2008) җыентыгында Фәнзәлия Мәснәвиеваның нечкә хис-тойгылар белән сугарылган повесть һәм хикәяләре тәкъдим ителде. Аларда синестетик тоем гармониягә ирешүнең бер юлы буларак бирелә. Нәүфәл Хәмидуллинның хикәяләре лирика һәм нечкә юмор алымнары отышлы кулланылуы белән игътибарны җәлеп итә. 2001, 2004, 2007, 2009нчы елларда дөнья күргән «Акчарлак» альманахы да чәчмә әсәрләргә битараф түгел. Аның битләрендә Фәнизә Гыймадиеваның (2004, 2007) җор телле, Римма Каһарманованың драматик тойгыларга бай чәчмә әсәрләре (2009) белән танышсак, Фатыйма Гыйльметдинованың милли рухлы әсәрләрендә (2009) символик гомумиләштерүгә дәгъва итүче образлар гәүдәләндерелә. Тәүдәрәк нәшер ителгән «Изгелек сукмагында» (1996), «Сәйләннәр» (1998) хикәяләр җыентыкларын да билгеләп үтәргә кирәк.

«Тулпар» журналында басылган аерым әсәрләр, мәсәлән, Даим Яушевның хикәяләре (ул – үзнәшер ике җыентык авторы да), Фердинанд Бигашевның маҗаралы повестьлары, Мәгъдән Гыйльвановның хикәяләре, Урал Мөлековның, Земфира Муллагалиеваның парчалары игътибарга лаек.

Балалар өчен нәшер ителгән китапларда урын алган төрле жанрдагы чәчмә әсәрләрнең авторлары: Рәшит Сабит, Дилә Булгакова, Альберт Котыев, Мәүли Садрый, Маһирә Әлимбәкова, Рәүф Хәкимов, Фатыйма Гыйльметдинова, Гүзәлия Тимершина, Айрат Солтангалиев, Рәйсә Хәлиуллина, Нәсимә Йосыпова, Наилә Миңнеханова, Зәйфә Салихова,  Ләйсән  Якупова  һ.б.ларның исемнәрен телгә алып үтү һәм бу юнәлешнең үз тикшеренүчесен көтүен искәртү урынлы булыр. «Кызыл таң»ның балалар өчен «Әллүки» журналы, «Очкын» һәм «Өмет»нең «Чаткылар» «Тулпар»ның «Тузганак» кушымталары мөхәррирләре Зөлфия Фәтхетдинова, Ләйсән  Якупова, Алсу Төхвәтуллина, Илдус  Фазлетдинов һ.б.лар яшь буынга әдәби күчтәнәчләрне җиткерүдә, яшь сәләтләрне барлау һәм тәрбияләүдә бәһаләп бетергесез хезмәт башкара. Башкорт дәүләт университеты һәм М.  Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетларының татар филологиясе кафедрасы укытучыларының, «Акчарлак» һәм «Тамчылар» иҗат түгәрәкләренең кайбер елларда аеруча актив эшләп, студентларны иҗатка дәртләндереп, әдәби мәйданга чыгарга этәргеч бирүләре әһәмияткә лаек.

Татар телендә ике айга бер нәшер ителүче «Тулпар» журналының чәчмә әсәрләргә зур урын бирүе, «Кызыл таң» һәм «Өмет» гәзитләрендә, шәхси басмаларда повесть-хикәяләр дөнья күрә алуы каләм әһелләребезгә иҗат өчен мөмкинлекләрнең шактый киң булуын күрсәтә. Төрле елларда әдәбият бүлекләрендә эшләгән (Динә Морзакаева, Гөлшат Абдуллина («Китап»), Фәрит Габдерәхим, Фәрит Фаткуллин, Ләйсән Кәшфи («Кызыл таң»), Суфиян Сафуанов,  Фәнизә Гыймадиева, Мөнир Вафин, Дилбәр Булатова («Тулпар»), Марат Кәбиров, Эльмира Ибраһимова,  Елена Фатыйхова («Өмет»), Дилә Мөхәррәмова («Атна») һ.б. мөхәррирләрнең авторларга хәерхак мөнәсәбәттә булуын, үз хезмәтләренә иҗади  һәм җаваплы каравын билгеләп үтәргә кирәк. Башкортстан «Китап» нәшриятында берничә елга бер «Акчарлак» альманахы чыгарылуы һәм аеруча «Яшьләр тавышы» сериясе булдырылуы кырык яшькә кадәрле авторларга яшел юл ачты, үз китапларын чыгару форсаты бирде. Дөрес, иҗатчыларыбыз үзен бары тик иҗатка гына багышлый алмый. Шул сәбәп беләндер, бүгенге көндә яшьрәк буын прозаикларыбызның күпчелек өлешен республика һәм район матбугаты хезмәткәрләре тәшкил итә.

Гомумән, чәчмә әсәрләр, күрүебезчә, тематик киңлеккә дә ия, сан, күләм буенча да саллы. Башкортстан татар язучылары әсәрләрендә, кагыйдә буларак, төбәк тарихында булган каршылыклы сәяси-иҗтимагый үзгәрешләр, чор һәм туган як туфрагы тудырган шәхесләрнең әдәби образлары, әдипләр үзләре шаһит булган вакыйгалар чагылыш таба. Утлы революция еллары, колхозлаштыру, репрессия вакыйгалары, фронт һәм тыл героикасы, тыныч хезмәт еллары, ахыр килеп, торгынлык чоры һәм, аеруча, үзгәртеп кору давыллары тудырган хәят – бу этапларның һәркайсы әсәрләрдә теге яки бу дәрәҗәдә сәнгатьчә гәүдәләндерелеп, гомумиләштерелгән бәясен ала. Шушы җирлектә яшәп гомер итүче якташларының моң-зарларын, үкенеч-юксынуларын, өмет-ышанычларын, ягъни иң тирән, иң нечкә күңел тибрәнешләрен язучыларыбыз, саф-пакь чишмәләр сыман, якты көнгә алып чыга. Әдипләребез халкыбызның гүзәл әхлакый традицияләренә тугры кала, гомумкешелек һәм традицион милли-эстетик идеалларны яклап иҗат итә; туган як табигатенә һәм аның кешеләренә карата чиксез сөю, инсафлылык, намус кебек сыйфатларны тәрбияли.

Әлбәттә, киләчәктә чәчмә әсәрләргә һәм аларның авторларына радио-телевидениедә дә ешрак һәм күбрәк вакыт бүленүен, әсәрләр нигезендә сценарийлар язылуын, китапларны тәкъдим итү бәйрәмнәрен, укучылар белән очрашулар оештырылуын да күрәсе килә. Югыйсә, «Яшьләр тавышы» сериясе чыгу уңаеннан үткәрелгән чараларны исәпләмәгәндә, китап туйлары үткәрү дә сирәк хәлгә әверелде. Ягъни яңа әсәрләр турында мәгълүмат киң җәмәгатьчелеккә җитәрлек күләмдә тәкъдим ителми диярлек. Әлбәттә, язучыларның үзләренең дә активрак булуы кирәктер. Бүгенге көндә әдәбият үсеше хакында сүз йөрткәндә, әдәби аудитория турында да онытырга ярамый.

Билгеле ки, әсәрне укучыга җиткерүдә тәнкыйтьченең роле  бәхәссез. Башкортстан җирлегендә тернәкләнгән проза, күренүенчә, аеруча әдәби тәнкыйтьнең игътибарына мохтаҗ. Бу өлкәдә хезмәт куючы әдәбиятчыларыбыз аз булса да, төпле фикерләре белән танылган галимнәребез бар. Әдәби процесстагы яңа күренешкә тәүгеләрдән булып игътибар иткән, ярдәм күрсәткән шәхесләрнең берсе Суфиян ага Сафуанов булды. Тирән фикерләүче, фактлар белән оста эш итүче остазның арабыздан китүе әле дә үзен сиздерә. Принципиальлеге белән аерылып торучы Сәгыйть Хафизовның тәнкыйди эшчәнлеге әдәби барышка җанлылык кертергә сәләтле. Рәиф Әмиров милли әдәбиятны фәнни яктан тикшерүче яшь буын галимнәрне тәрбияләүгә зур өлеш кертте. Әдәбиятны заманча принциплардан чыгып бәяләү ягыннан Лилия Сәгыйдуллина эшчәнлеге игътибарга лаек. Аның тарафыннан әсәрләргә әдәби-эстетик бәяләмә белән бергә лингвистик анализ да ясала. Альбина Хәлиуллина яңа әсәрләрне шәрехләү, аларның үзенчәлекле якларын билгеләү буенча эш алып бара. Руслан Сөләйманов җирле прозаны иҗат методы ягыннан өйрәнеп, системалаштыру эшен башкара. Соңгы елда Ләйсән Кәшфиева матбугат битләрендә әдәби барышка һәм аерым әсәрләргә карата күләмле күзәтүләре белән уртаклашты. Моннан тыш, матбугат битләрендә, теге яки бу китап чыгу уңаеннан, юбилейларга багышлап язылган мәкаләләр, укучыларның фикерләре вакыт-вакыт дөнья күреп тора. Һәм язучы белән укучы арасындагы күпер вазыйфасын тәнкыйтьче башкаруы бәхәссез булган кебек, тәнкыйть юнәлешен үстерү, аңа киңрәк мөмкинлекләр тудыру көнүзәк мәсьәлә булып кала.

Шиксез ки, киләчәктә яңа тикшеренүләр күренер, әдипләр, тәнкыйтьчеләр исемлеге тулыландырылыр яки үзгәреш кичерер, яңа сыйфатлар, үзенчәлекләр ачыкланып, башка төрле карашлар да булдырылыр дип уйлыйбыз.

Нәфис әдәбият, тормышның үзе кебек үк, һәрзаман үзгәрештә, әверелештә. Башкортстан җирлегендәге татар әдәбиятына киләчәктә тагын да чагурак, нурлырак сәхифәләр өстәлер дигән өметтәбез.

Д. Д. СӨЛӘЙМАНОВА,     А. Г. ХӘЛИУЛЛИНА.

ТУГАН ЯК ӘДИПЛӘРЕ. Уфа: Китап, 2013. Б. 4–14.

Поделиться