Гөл МИРҺАДИ. «Яратып өлгерик»

Гөлнара Шәймөхәммәтова  «Тулпар» журналы укучыларына Гөл Мирһади тәхәллүсе, повесть-хикәяләре белән таныш.  Ул Башкортстанның Балтач районы Түбән Карыш авылында 1971нче елның 23нче апрелендә дөньяга килгән. 1988нче елда Югары Карыш мәктәбен көмеш медальгә тәмамлап, Башкорт дәүләт педагогия институтына укырга керә. Ун ел Габдулла Галиев-Батырша исемендәге Югары Карыш урта мәктәбендә башлангыч сыйныфларны укыта. Башкортстан Республикасының мәгариф отличнигы. 2002-2004нче елларда Балтач район хакимиятенең мәдәният бүлеге җитәкчесе. Аннан, 2010нчы елга кадәр, Уфа шәһәренең 9нчы санлы балалар йортында патронат тәрбияче. 2011нче елдан «Балтач таңнары» район гәзите хәбәрчесе.

Гөлнара белән бүгенге әңгәмәбез – күпбалалы гаиләләр, гаилә бәхете, мәхәббәт турында.

 

– Гөлнара, синең хакта язучы буларак белдем тәүдә. Син әдәбиятка ургылып килеп кердең. 2006 елда «Тулпар»да дөнья күргән тәүге повестең үк  укучыларның, тәнкыйтьчеләрнең игътибарын җәлеп итте. Башка әсәрләрең  дә бәхетле язмышка ия булды. Син – Башкортстан «Китап» нәшриятында басылып чыккан ике китап («Алмалы үләннәрем» (2006), «Адашкан сер»  (2014)) авторы, Русия һәм Башкортстан Язучылар берлеге әгъзасы.

Аннан инде зур гаиләң барлыгын белеп гаҗәпләндем. Бүгенге көндә күпчелек гаиләләр бер яисә ике  бала белән чикләнә. Ә син – биш бала әнисе.  Ул гына да түгел, ятимнәргә өләшерлек наз, игътибар, вакыт һәм көч табасың. Сәбәпләре нидә?

– Әллә нинди зур сүзләр белән әйтерлек сәбәбе юк. Өемнең гөрләп торганын яратам. Рәхәт. Өйгә кайтып керүемә балаларның, күзләреннән шатлык чәчеп, кочагыма йөгереп килүләре – рәхәт. Мин бар нәрсәнең дә күп булуын яратам. Кулым мул: икмәкне күкрәгемә терәп уратып телергә, ашны зур-зур кәстрүлләрдә пешерергә яратам. Камыр бассам да бөтен авылга җитәрлек була. Аш бүлмәсендәге өстәлне дә зурдан алдык. Балаларның шуны, буш урын калдырмый,  тирәләп алып утыруларын яратам. Өлкән балалар чыгып китеп таралышкач, иптәшем Себергә эшкә киткәч, узган кышта без дүртәү генә (өч бала һәм мин) яшәп карадык. Хәзер шул вакытны караңгы базда яшәгән кебек искә алабыз. Мин генә түгел, шул кышта өйдә булган тынлыкны балалар да авыр кичергән. Шуңа да узган елның март аенда биш баланы, ике дә уйламый, иптәшем Себердә килеш, алып кайтуым – безнең гаилә өчен табигый хәл. Биш бертуган безнең өйгә тагын әллә күпме мәхәббәт, шатлык алып килделәр. Бергә укыган сыйныфташларым хәтерләвенчә, бәләкәй чакта ук: “Балаларым күп булачак”, – дип кабатлый торган булганмын. Җиде-тугыз балалы гаиләләргә карап һәрвакыт соклана идем.

– Күз нурларың – балаларыңның һәркайсы турында әйтеп китсәң иде…

– Унбер балам турында да сөйләсәм, күпкә китәр микән? Алсу узган җәйдә Санкт-Петербург дәүләт архитектура-төзелеш университетын тәмамалап, Уфага кайтып, эшкә урнашты. Инглиз телен яхшы белә, чит илләрдә практика үтте, үз заманының кешесе, бик мобиль: нинди генә шәһәргә командировкага җибәрсәләр дә, бара, кирәкле кешесен таба, тиз аралаша. Димага – 22 яшь. Ул да Уфада яши, эшли. Ике ел армиядә разведчик булып хезмәт итте. Безнең гаиләгә ун яше тулганда килгән иде. Яхшы укыды, үрнәкле ансамбльдә биеде, рәсем буенча сәнгать мәктәбен тәмамлады. Гаиләдән зур тормышка чыгу чорын  Дима да, без дә авыр кичердек. Дөрес, шулай булачагын алдан белә идек, чөнки балаларны тәрбиягә алыр алдыннан безне 9нчы балалар йортында Елена Макушина җитәкчелегендә укыттылар, әзерләделәр. Дүрт ел дәвамында төрле сынауларны уздык. Бүген улыбызның безнең белән булуына куанып яшибез.  Эльвина – Башкорт дәүләт медицина университеты стоматология факультетының 2нче курс студенты. Биюче, җырчы, “Нәүрүз гүзәле” республика конкурсында катнашучы. Булачак һөнәренә бик яратып өйрәнә. Илһам былтыр Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетына укырга керде. Бизнес белән кызыксына. Лидерлык сыйфатлары бар, үз өстендә нык эшли. Тамара 11нче сыйныфны тәмамлый, имтиханнар алдында торабыз. Медицина юлын сайлау теләге белән яна. Балалар барысы да яхшы укыйлар, белемлеләр, активлар, бииләр, концертларны алып баралар. Яңа гына җыелып кайтып, бер көн эчендә бию салып, минем туган авылым данын яклап, фестиваль концертта чыгыш ясап киттеләр. Унбере дә бер вакытта өйдә булды. Таңнан торып, пешеренеп, мунча кертеп, юлга озаттым. Менә бәхет бу. Аллаһыга шөкер итәм һәм шушы бәхетемнең озын-озын гомерле булуын сорыйм. Булат, Илина, Азат, Ильмира һәм Чулпан белән бер ел адаптация, ягъни ияләшү, күнегү чорын үттек. Җиңел булды, дип әйтә алмыйм. Бу чор әле дә дәвам итә. Иң мөһиме: бөтен проблемаларны да киләчәккә өмет белән, позитив чишәргә кирәк. Бала булгач, аның чагасы да була. Моңа әзер булырга, килеп туган төрле хәлләрне сабыр кабул итәргә өйрәнергә кирәк. Алга китеп әллә нәрсәләр юрамаска. Бүгенге проблеманы хәл итәргә бүген көч җитә ул.

Ата-ананың бурычы – баланы тәрбияләү. Бу процесс бер минутка да туктамый. Мин инде 2005нче елдан башлап бер ялсыз, отпусксыз эшлим. Бала тәрбияләү – ул үзең тапканмы, алганмы, барыбер – зур хезмәт. Мин ир белән яшәүне дә зур хезмәт димен. Кияүгә чыктым да – рәхәт яшәячәкмен, дигән сүз дөрес түгел. Рәхәтне, бәхетне җиң сызганып эшләп (кул белән, акыл белән) алырга әзер булырга кирәк. Кызларымны да шулай тәрбиялим. Баланы да киендерү, ашату гына түгел, тәрбияләү мөһим. Ә гаиләгә килгән авыр язмышлы балаларны яратылмаган еллары өчен яратып, назлап та өлгерергә кирәк. Күңелләрен эретә алмасак, безнең хезмәт бер тиенгә дә тормый, нәтиҗәсе булмаячак. Нәтиҗәсен күрмибез икән, канәгать тә, димәк, бәхетле дә була алмыйбыз. Шуңа да: “Менә бит, әлегә кадәр бер юньлелек күрмәгән, нинди яхшы җиргә килгән, нишләп аңламый, тәртип боза, кадерен белми”, – дигән сүзләр, ихлас һәм изге күңелдән әйтелсәләр дә (ә аларны еш ишетергә туры килә!), тамырдан дөрес түгел. Баланың чит гаиләгә килү психологиясенең табигате үзенчәлекле: ул яңа урында туганнан башлап гомерен яңадан “яши”. Гаиләдән зур тормышка чыгып киткәндә дә шул ук хәл кабатлана. Бала алыр алдыннан укыганда бу “дәрес”кә артык игътибар да бирмәгән, дөресрәге, ышанмаган идек. Хәзер мин бу бәхетсез ятимне алам да, яшәү өчен бөтен шартлар тудырам: тәмле ашатам, яхшы киендерәм, кыскасы, күрмәгәнен күрсәтәм дә – барысы да әйбәт булачак, дип уйлыйсың бит инде ул. Алай булмый, мондый “якты” өметләрне әлеге өлкәдә бөтенләй бернинди тәҗрибәсе булмаган самими күңелле  кеше генә багълый ала. Бала ниндидер начарлык эшли икән, аны ул сиңа, яңа әти-әнисенә, каршы эшләгән дип кабул итәргә ярамый. Күтәрелеп бәрелмәскә! Тәмәке тартты. урлашты, сугышты, урам буйлап йөрде, сүгенде… Мин бу ситуациядә: “Әле кайдабыз икән? Нинди чорны, кайда кем белән яшәгән вакытын уздырабыз икән?” дип кабул итәм. Шушы психологик механизиның дөреслегенә яши-яши инананм. Бала начарлык эшли икән, аңа каршы түгел, аның яклы да түгел, аның белән бергә булырга кирәк. Бу хәлне бергә кичерергә. Ул яшәргә өйрәнә, ялгыша. Бала әти-әни янында ялгышсын. Күз алдында булса, төзәтүе җиңел. Яхшыдан-яхшы гаиләмә алып кайттым дип кенә бер көн, хәтта ел эчендә баланы алыштырып куеп булмый. Аның үзенең тормыш тәҗрибәсе бар, ул аны сызып ташлый алмый. Яхшы якка үзгәрү өчен еллар кирәк булачак. Моңа әзер булу мотлак.

Яратып өлгерү дигәнемә тагын әйләнеп кайтасым килә. Ярату  – ул иркәләү, матурдан-матур киендерү, сөеп кенә утыру түгел. Ярату – ул игътибар. Ятим яки авыр тормышта үскән балалар өчен иң дефицит һәм иң кирәкле нәрсә – игътибар. Ярату – бала тормышына мөнәсәбәтеңне даими (!) белдереп тору ул. Ашатып, киендереп, җылы өйгә утыртып кую гына җитми, битарафлыктан куркырга кирәк. Һәр уңышка, җитешсезлеккә, яңалыкка, ошамаган сүзгә, бала йөзендәге яңа чагылышка мөнәсәбәтне белдереп барганда, әлбәттә, ихлас күңелдән сөйгәндә, үпкәндә, кочаклаганда да, баланың күңеленнән акрынлап кына авыр хәтирәләрне, уйларны, пычрак сүзләрне, яман гадәтләрне җуеп була. Бала бик акрынлап үзеңнекенә әйләнә. Бала ясалмалыкны тиз сизә. Әгәр  бер өй эчендә ул – үзенең тормышы, ә ата-ана үз тормышы белән яши икән, тәрбияви процесс юк дигән сүз. Миңа кыен икән, алар алдында утырып елыйм. Шатланам икән, сөйләп, аңлатып, минем белән бергә шатландырам. Миңа авыр икән, ни өчен авыр булуын аңлатам. Бер фикерне дә әйтми калдырмыйм. Өйдәге кагыйдәләрне дә кабат-кабат аңлату мөһим. Үзе белер дип өмет итеп, эчтән ачуланып йөрү – юләрлек. “Их, балам, аяк киемеңне куйган урында пычрак калды. Кайда әле чүпрәк, сөртеп алам! Әллә үзең сөртәсеңме?”. “Ашагач, без савытларны юарга илтеп куябыз”, “Мин өйдә тиргәшү булганын яратмыйм” һ. б. Бер әйтү белән түгел, гаиләдә бар кеше дә, беренче чиратта үзең дә, үти торган кагыйдәгә әйләнгәнче кабатлана ул сүзләр. Йорт эшләренә, бәйрәмнәргә, ниндидер мәшәкатьләргә – барысына да, булдыра аламы, юкмы, ризамы, түгелме – баланы катнаштырам. Бу – бергәләп яшәү. Ансыз тәрбия булмый. Бала алдында әйбәт кенә түгел, начар да, көчсез дә, ямьсез дә, арыган да, хәтта кайвакыт тәртипсез дә булырга оялмыйм. Ихласлык бөтен нәрсәдән дә артык. Шунда гына алар мине ничек бармын, шулай яраталар. Ә ярату – гаиләне таркатмый торган, бердәм итә, туплый торган җеп ул.

Унберенчесен – төпчегебез Мирасны онытып торам. Тамара кызыбыз гаиләбезгә килгән айда яралган сабыебыз ул. 1нче сыйныфта укый. Узган елның март аенда биш баланы алып кайтканда (аларның икесе инвалид) өйдәге балаларымның никадәр акыллы, кешелекле, ачык һәм киң күңелле, башка балага җылылык бирерлек көчкә ия, бик түзем булуларын, үзләре дә тәрбияче булып үсүләрен күреп шаккаттым. Аларның, шулай ук зурәти-зурәниләрнең, туганнарның, дусларның ярдәме булмаса, шул чорда, авырга килер иде. Әлегә кадәр зур балалар арасында иркәләнеп кенә үсеп килгән Мирас та тиң итеп кабул итте, бер ризасызлык та белдермәде, хәтта сорау да бирмәде. Тормышымда шундый могҗизалар булып тора, шөкер!

Беренче тапкыр алган улыбыз хәтта үлгән әнисенә карата зур нәфрәт белән кайтты. Икенчесенең нәфрәте кызлыкка алып кире кайтарган хатынга карата зур иде. Шул ачуларны аларның йөрәгеннән чыгару өчен күп вакыт кирәк булды. Кеше ике төрле була алмый: бер әнине күрәлмәгән бала ничек икенчесен, ул бик яхшы булса да, яратсын ди инде. Бер күңелдә ике төрле хис яшимени? Шуңа күрә мин аларны беренче көннән үк үткәннәрендәге вакыйгаларга тыныч карарга, андагы кешеләрне кичерергә, ә үзләрен дөньяга китергән әниләрен, алар нинди булуына карамастан, яратырга өндәдем. Әле җиңелрәк. Балалар үз әниләренә җылы карашта. Авыл балалары йомшаграк күңелле була бит, ә шәһәрдә туып-үскәннәрдә кырыслык күп. Нәфрәтле кешеләр безнең җирдә болай да җитәрлек. Киң күңелле, ачык йөзле, тормышның пычрак якларыннан өстен була белгән, үзләре үзгәртә алмаган хәлләрне тынычрак кабул итәргә көче җитәрлек кешеләр тәрбияләп үстерәсем килә. Нәфрәт тулы йөрәк белән зур тормышка аяк баскан кеше бәхетле була алмый, дип уйлыйм.

– Гадәттә, мәктәптә инша яздыралар, президент булсаң, нишләр идең дип. Минем бүген бу сорауны сиңа бирәсем килә. Яисә ил башлыкларына нинди сорау, теләк юллар идең?

– Республика, ил дәрәҗәсендә җитәкче булып эшләгән кешеләргә әйтәсе сүзем шул гына: балалы гаиләләрне, аларның абруен күтәрү мөһим! Аларга пособие белән түгел, эш белән ярдәм итсәгез иде! Дәүләттән аз гына акчаны көтеп яту, аның өчен документлар җыеп йөрү түбәнсетә. Халык алдында түгел, балалар алдында. Без, күп бала үстергән ата-ана, балаларыбыз алдында үрнәк булырга тиешбез. Мескен булсак, алар, үзләре гаилә коргач, күп бала тапмаячак! Ата-ана кайчан үрнәк була?  Үзе эшләп алган акча белән гаиләсен тулысынча тәэмин итә алса гына! Мәктәптә күп балалы, аз тәэмин ителгән гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларны аерым ашаталар, бушка, башкачарак рацион белән. Менә шушы яңалыкны мин кабул итмәдем, балаларыма аерым ашарга рөхсәт бирмәдем. Мине аңламаучылар да булды, әле дә бар. Балаларымның түбәнсенүен теләмим. Мондый төр ярдәмнәр  демографик мәсьәләне уңай хәл итми, кире нәтиҗә бирә. Күп балалы ата-аналарны аерым игътибар өстенә алып, акча эшләп үз көннәрен үзләре күрерлек эш урыны белән тәэмин итәргә кирәк.

– Тормыш иптәшең Филүс белән сез уртак фикердәме?

– Быел безнең көмеш туебыз. Ул бик сабыр, изге күңелле, акыллы. Тыныч табигатьле. Тәртипле. Авыл хуҗалыгына 23 ел гомерен биргәннән соң, кыскарту дигән нәрсә менә дигән хезмәт биографиясен юк итте, бүген Себердә йөрергә мәҗбүр. Бу – минем иң зур әрнүем, чөнки ул – бөтен асылы белән гаилә кешесе. Ул ныклы терәк булганга, барлык эшләрне бердәм башкарганга гына күп баланы, бигрәк тә инвалид балаларны карап була.

Балалар төрле тормыш хәлләрен кичергән, шуңа да аларның күңеле индикатор кебек, безнең арада аз гына аңлашылмаучанлык булса да, сизәләр, күңелләре төшә, өйдәге атмосфераны җайларга тырышып әллә нәрсәләр уйлап таба башлыйлар. Без ачуланыша да, тиргәшә дә алмыйбыз. Балаларга безнең гел сөешеп, дус булып торуыбыз гына кирәк. Йөземә борчылу чыкса, кайчан елмаясың, дип, арттан йөриләр.

– Башкаларның сезнең гаиләгә мөнәсәбәте ничек булды?

– Кешеләр төрлечә булган кебек, мөнәсәбәтләр дә төрлечә була инде ул. Аңа аптырап утырасы, үзгәртергә омтыласы түгел. Шикләнүчеләр, гаҗәпләнүчеләр дә була, әмма аңлаучылар күбрәк. Акча өчен бала алган, дигәнне дә ишеткән бар, йөземә бәреп әйтмәсәләр дә. Минемчә, акча өчен тәрбиягә бала алу да артык гаеп түгел, әгәр бу эшне син яхшы башкарганыңны белсәң, шуңа ышанычың нык булса, шул эшне ташламаслык, ярты юлда калмаслык, озак елларга җитәрлек көчеңне тойсаң. Чит кеше тапкан балаларны яратырлык көч биргән икән табигать, моңа рәхмәт әйтеп, шул эшне башкарырга кирәк, дип уйлыйм. Эшем өчен хөкүмәт акча түли икән, аңа да мең рәхмәт.

Мин, гомумән, һәрбер кеше дә әйбәт итеп, яратып эшли алган эштә эшләп, үзенә һәм гаиләсен яшәтергә акча эшләсә, их, шәп булыр иде, дигән караштамын. Бөтен кеше дә күңеле яткан, яхшы белгән эшендә эшләсә, безнең җәмгыять тә бик камил булыр, бик күп проблемалар булмас иде. Мәсәлән, эшне белмәгән, аңламаган кеше үзенең белмәгәнен башка юл белән капларга тырышып, күпме хезмәттәшенең нервысын ашый, аларны күңел тынычлыгын югалтырга мәҗбүр итә, коллективның, оешманың, хәтта зур-зур система, тармакларның эшчәнлегенә аяк чала! Шул белексезләр эшли белгәннәр белән беррәттән, хәтта күп очракта усаллашып артыграк хезмәт хакы ала, әләкләшеп, җитәкчеләргә ярарга тырышып йөреп, зур-зур исемнәргә ия була, хәтта түрә кәнәфиләренә менеп утыра. Шул күренешне йөрәге аша уздырган күпме кеше чарасызлыктан яхшы өметләреннән ваз кичә, дөньяга кул селти… Шул уйлардан, күзәтүләрдән, әрнүләрдән чыгып, мин һәр кеше белгән, булдыра алган эшенә генә алынсын иде, дигән фикердәмен. Яраткан, ниндидер нәтиҗәләргә китерә алган эш канәгатьлек бирә. Минем өчен бу аеруча мөһим. Әйтик, бер кешенең ике һөнәре бар: укытучы һәм икътисадчы. Аллаһы Тәгалә аңа педагогик сәләтне өеп биргән, икътисад өлкәсен ул дәреслекләрдән ятлап кына белә, ди. Укытучыга тәүдә әллә ни артык хезмәт хакы түләмиләр. Ә икътисадчы “җылы” урынга урнаша ала. Кайсы өлкәгә бара инде бу кеше? Заманча фикерләүче яшьләрнең, хәтта өлкәннәрнең дә 99 проценты “икътисадка” дип җавап бирер. Барыр ул, эшләп тә йөрер. Җәмгыятькә бер имгәк, гаиләсенә канәгатьсез кайтып керүче, бәхетле язмышын кире кайтарып алып булмаслык итеп югалткан адәм – менә кем була инде ул берничә елдан.

– Нәрсәләр пешерәсез? Балалар нәрсә ярата?

– Безнең өлкәнрәк балалар бишәү, алар үзләрен – беренче, бәләкәйрәкләрне – икенче “заезд” дип атыйлар (“өченче заездны аласыңмы, әнки, или внукларны кайтарырбыз өченче заездга?” – дип шаярталар). Беренче заездда җитди генә авырулар белән озак еллар көрәшергә туры килде. Медицина да сәбәпләрен төгәл генә ачыклый алмаган авырулар күп бит. Аллергия китереп чыгаручы ризыкларны рационга кертми ашарга өйрәндек. Гади, авылча, үзебез җитештергән продуктларны күбрәк кулланабыз. Көн саен бер тапкыр аш, бер тапкыр ботка пешсен – шул принциптан тайпылмаска тырышам. Биш баланың өчесе “энергетическое истощение” диагнозы белән кайтты, бер елда бик матурландылар, Аллага шөкер. Көн аша икмәк пешерәм, бик еш катык, йогыртлар ясыйм, сөт, каймак, май, йомырка, итне үзебез җитештерәбез. Бәлеш, коймак, шәңгә, пирог, манты, өчпочмак, торт, эремчек ашлары еш пешерәм – яратып, рәхмәт әйтеп ашыйлар. Кискән токмач белән аш, кыздырылган ит, пилмән, йомырка – яраткан ризыклары. Унбернең арасында пешкән кәбестә, суган, кишер яратмаучылар бар. Ишле җирдә аерып ашатып булмый, әмма бер ашауда бу ризыкларны пешерәм икән, икенчесендә аларны ашамаучылар яраткан ашны әзерләргә тырышам. Иртән эшкә киткәндә төшке ашны әзерләп мендәр астына тыгам (төрле вакытта мәктәптән кайтучыларга җылытып тормаска), кайчак кичкелекне дә әзерләп куям. Кич мал карарга да, өйгә бирелгән эшләрен эшләтергә дә кирәк. Үземә дә вакыт чыгарырга тырышам: скандинавская ходьба белән шөгыльләнәм. Балалар гел дә матур булымны яраталар, аларга минем сәламәтлегем кирәк. Аз гына сырхап китсәм дә, югалып калалар: андыйга өйрәнмәгәннәр.

– Ишле балага кием җиткерү авыррак түгелме?

– Өсте-өстенә артык кием алып иркәләмәскә тырышам. Кече яшьтә бала тиз үсә, кием яңа килеш кала. Дусларым, туганнарым белән алышабыз. Бер гаеп эше дә юк. Үсә төшкәч, яхшы кием алырга тырышам: озак итеп, кадерләп кияргә өйрәнсеннәр. Сыйфатлы киемне кию рәхәт бит ул. Шуны тоярга өйрәнсеннәр, шуңа омтылсыннар. Еллар үткән саен зәвыкларының үсүен күреп куанам: киемнәрен туры китереп, килешле итеп киенеп чыгып китәләр!  Иң авыры – аяк киеме җиткерү, аны карап тотарга, сакларга өйрәтү. Бер кешегә ничә төрле аяк киеме – башлар әйләнә кайбер вакытта! Ярый әле өлкән балалар булыша. Иртән җиде баланы җыендырып мәктәпкә озатып, үзең киенеп чыгып китү – үзе бер кызык инде. Сумкалар өйдә калган чаклар, “Один дома” кинофильмына охшаш ситуацияләр дә булгалый. Иртән чыкканда бөтен бүлмәләрне тикшереп чыгам, кич ишекне бикләгәндә, иртән торгач та…

– Мәктәптә балаларга аерым мөнәсәбәтме?

– Мәктәптә инде тәрбиягә алынган балалар – яңалык түгел. Укытучыларыбыз, район сәнгать мәктәбе, Иҗат үзәге педагоглары бик тырыш, балаларымны яраталар, аңларга тырышалар. Авыр чаклар да күп. Көтелмәгән хәлләр килеп туса,  чыгу юлларын бергәләп эзлибез. Тискәре мөнәсәбәтне күргәнем юк, балаларыма да укытучыларын мактап кына торам, артык иркәләмим дә, артларыннан йөрмим, җәмгыятьтә үз урыннарын табарга, ялгышларын төзәтергә, кеше белән аралашырга өйрәнсеннәр. Гаиләгә өлкәнрәк яшьтә килгән балаларга авыррак, әлбәттә. Әмма барыбер гаилә тәрбиясе, соңгарак калса да, уңай нәтиҗәгә китерәчәк – бу бик мөһим.

– Авыр һәм саваплы эшеңне дәвам итәрлек сәламәтлек юлдаш булсын сиңа, Гөлнара. Тынгысыз көннәрең һәм төннәрең иҗатыңда да чагылыш табар дигән теләктәбез.

Әңгәмәдәш – Дилбәр БУЛАТОВА.

«Тулпар», 2016, № 3

Поделиться